Исерек һәм правасыз
Суд залыннан
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас рәвештә үтәмәүчеләргә штрафлар күләме зур. Әмма эчкән хәлдә транспорт белән идарә итүчеләрне судка гел чакырып торалар. Мәсәлән, ГАИ хезмәткәрләре 24 октябрьдә үткәрелгән рейд вакытында Шәмәрдәннең Семейная урамында “УАЗ” автомобиленә утырган Мансур Матюсыповның исерек хәлдә булуын ачыклыйлар. Алкотектор белән тикшерү аның сулышында 0,454 концентрациясендә этил спирты микъдары барлыгын күрсәтә. Шуның өстәвенә Матюсыповның машина белән идарә итү таныклыгы да булмый. Судта ул “УАЗ”га аны икенче урынга күчереп кую өчен генә утырганлыгын аңлатты. Әмма законда, бер метр гына барасы булса, исерек килеш транспорт йөртергә ярый дигән, искәрмә юк. КоАПның 3нчы статьясы нигезендә исерек һәм правасыз машина йөртүчеләргә 15 тәүлеккә административ арест каралган. Җәмәгать судьясы Мансур Матюсыповка карата суд шул статья нигезендә карар чыгарды. Карар законлы көченә керде.
Саба муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев