Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Искәндәр Кәримов: “Без-төрле, әмма максатыбыз уртак- сайлауларны ачык һәм гадел итеп үткәрү»

Район сайлау комиссиясе әгъзалары белән таныштырабыз

 Безнең досье: Искәндәр Илдус улы Кәримов. Һөнәре буенча педагог. Саба гимназиясенең физик тәрбия укытучысы. Педагогик стажы-22 ел. Аның укучылары -район, республика ярышлары һәм конкурслары призерлары һәм җиңүчеләре. Искәндәр Илдус улы мавыгучан кеше, хоббилары күп, тормышының мөһим өлеше-музыка. Гитарада уйнарга һәм җырларга ярата. Телевизион конкурста һәм муниципаль дәрәҗәдәге төрле чараларда катнашканы бар.

 

 Бердәм сайлау көнендә мин Балалар Иҗат үзәгендә урнашкан 2483 номерлы Сайлау комиссиясендә эшлиячәкмен.

Әйтергә кирәк, инде 20 ел шушы җаваплы кампаниядә катнашырга туры килә. Сайлауда төп вазыйфам: комиссия рәисенә йөкләнгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыру, ул кушканнарны үтәү, ә комиссия рәисе булмаганда, аның эшен башкару. Сайлау  бездә һәрвакыт оешкан төстә үтә. Комиссиядә төрле яшьтәге кешеләр, төрле һөнәр ияләре бар. Без-төрле, әмма безне уртак бурыч берләштерә - сайлауларны ачык һәм гадел итеп үткәреп җибәрү. Быел да вазыйфабызны төгәл һәм оешкан төстә башкарырбыз дип ышанам. Барлык райондашларыбызны Бердәм сайлау көнендә сайлау участокларында көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев