Иске Икшермә авыл җирлегендә быел үзара салымга миллион ярым сумлык төзекләндерү эшләре башкарылган
Халык уңай үзгәрешләр генә көтә
Җирле үзидарәләр 20 елдан бирле авылларда кешеләр тормышы өчен уртак әһәмияткә ия мәсьәләләрне уңай хәл итеп килә. Гомумән, муниципаль берәмлекләрнең дәүләт төзелеше системасында тоткан урыны бар һәм аларның үз вәкаләтләрен үтәве һәркем күз алдында.
Җирле үзидарәләр 1993 елга кадәр яшәп килгән авыл Советлары алыштырып, халык иң якын хакимият органнары булып калдылар.
Шуңа күрә дә ике баскычлы идарәне бетереп, бер баскычлы муниципаль идарәгә күчүне күздә тоткан закон проекты җәмәгатьчелектә каршылыклы фикерләр тудырды. Закон проекты кабул ителгән очракта, авыл җирлеге аерым муниципалитет булудан туктаячак бит. Ягъни авыл җирлекләре Советлары бетереләчәк.
Әлеге мәсьәләгә карата Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та үз фикерен җиткерде. Аныңча, җирле үзидарәнең ике баскычлы системасыннан бер баскычлы системага күчәргәме-юкмы икәнен төбәкләр үзләре хәл итәргә тиеш. Мисалга, район үзәгеннән 17 чакрымда урнашкан Иске Икшермә авыл җирлегендә яшәүчеләр юк кына йомышы өчен дә Сабага чыгып китәргә мәҗбүр булачак. Дөрес, хәзер яшен тизлегендә элемтә алмашу заманы. Интернет бар. Шуңа аркаланып, халыкның юк кына йомышын хәл итү дә катлауландырыла.
“Хәзер без берәр белешмә сорап кергән кешегә дә шунда ук уч төбе кадәр кәгазь дә язып бирә алмыйбыз. Башта дәүләт хезмәтләре порталына кереп гариза бирергә кирәк. Ул бер көндә әзер була”, – дип аңлатты 2023 елда кертелгән үзгәрешне башкарма комитет сәркатибе Рәмзия Һидиятуллина.
Иске Икшермә авыл җирлегендә 395 хуҗалыкта 780нән артык кеше яши. Шуларнын 281е – пенсионерлар.
“Кем ни белән шөгыльләнә, ничек яши яки берәр хәл бармы – халыкның тормыш-көнкүреше безгә уч төбендәгедәй күренә. Кешеләр дә җирле үзидарә барлыгын белә, кирәксә мөрәҗәгать итә, урамда туктатып та гозерен әйтә, проблеманы күрсәтә, бу мәсьәләне хәл итеп булмасмы дип сорый. Әйтик, җәй көне яңгыр явып, урам аша салынган су торбасы тыгылган иде. Без күрергә өлгергәнче, юлда туктатып әйттеләр. Торба көнендә чистартылды. Авыл җирлекләре Советлары бетерелгән очракта, бу проблеманы районнан килеп тиз генә хәл итә алалармы? Үтә ашыгыч, экстрен мәсьәләләр булырга мөмкин. Без торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләре үтәлмәү очракларын да шунда ук күрәбез һәм кисәтүләр ясыйбыз. Районнан килеп кимчелекләргә вакытында төртеп күрсәтүче булырмы? Каян, кем күченеп килгән, миграция, дин мәсьәләләре – барысы да авыл җирлеге башлыгы күзәтүендә. Проект законлаштырылса, эшсез калучылар да булачак. Кем үзара салымнар җыйнар? Ул якларын да уйларга кирәк. Халык белән киңәшләшмичә андый карарлар кабул итәргә ярамый”,
– дип үз сүзен әйтте җирлек башлыгы Алмаз Биккинин.
Авылның иң абруйлы кешесе – республикада танылган фермер Зөфәр Мөхәммәтшин фикере белән дә кызыксындык. Ул гамәлгә куйган крестьян-фермер хуҗалыгында 62 кеше эшли. Җитәкче җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл иткәндә һәрвакыт булышырга әзер. “Икшермә” хоккей командасы өчен 600 мең сумлык 12 формасы һәм хатын кызлар командасына волейбол киемнәре алып биргән. Гомумән, Иске Икшермә җирлеге үзенең иганәчеләре белән горурлана ала. Алар булганда, авыллар төзекләндереләчәк, мәдәни, спорт чаралары югары дәрәҗәдә үтәчәк.
“Җирле үзидарәне бетерү абсолютно дөрес проект түгел. Андый законнарны авыл тормышын белмәгән кешеләр генә уйлап чыгара аладыр. Башлыксыз калган торак пунктларга ярдәм итүче булырмы соң? Сабантуйларын кем үткәрер, башка чараларны кем оештырыр? Җирле үзидарә – авылда халыкка якын бердәнбер хакимият органы. Ул ничек бар, шулай калырга тиештер”,– диде безгә Зөфәр Зиннәт улы.
Мәгълүм булганча, авыл җирлекләре төрле конкурсларда катнаша, проектлар тәкъдим итә, грантлар ота. Бюджеттан тыш керемнәр иш янына куш була. 2023 елда Иске Икшермә авыл җирлеге дә 2 миллион сум грант отып, акчаны зират юлын төзекләндерүгә, Өчнаратта балалар мәйданчыгы эшләүгә һәм каты көнкүреш калдыклары контейнерлары өчен мәйданчык ясауга тотты. Әлеге уңай тәҗрибә дә тукталып калмаска, һичшиксез, дәвам итәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев