Иске Икшермә авылында яшәүче Нәзирә Бикмөхәммәт кызы Йосыпованы олы юбилее белән котладылар
Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, җирлек башлыгы тәбрикләде.
Юсупова Назира Бикмухаметовна (15.02.1935)
Нәзирә Бикмөхәммәт кызы, 1935 елның 15 февралендә Иске Икшермә авылында 3нче бала булып дөньяга килә. Әтисе сельпода бухгалтер, әнисе колхозчы булып эшли.
«Миңа 6 яшь тулгач әтием сугышта китә. Без әнигә 6 бала калганбыз. Әти Суслонгерга эләгә. Ул бик оста тегүче була, тегүдә утыра. Тик аларга ашарга бирмиләр. 1942 елның язында аларны Воронежка немецларны “каршы алырга” җибәрәләр. Ул шунда хәбәрсез югала” – дип искә ала Нәзирә апа балачак елларына өлеш кергән сугыш елларын.
Әтисе сугышка китүгә әнисе ат җигеп эштән кайтып керми, ә ике апасы 1942 елда Мамадыш педучилищесына укырга китәләр. Өйдәге барлык эш Нәзирә апа җилкәсенә кала.
“Миннән кечкенә тагын 3 бала бар. Безне ачтан үтермәс өчен әнинең тырышлыгын берничек тә онытып булмый” – ди Нәзирә апа.
Нәзирә апа 1942 елда 7 яшендә укырга кергән. Ул вакытта ук апаларының китапларын бик яратып укыган, чөнки аның уку теләге бик көчле булган. Татар Икшермәсе авылының җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Арча пед.училищесына укырга керә. Яхшы укып стипендия ала, шул стипендия акчасына яши. Чөнки юклык бик көчле була, әнисенең бер тиендә җибәрә алмый торган вакытлары.
1954 елда диплом алып, яшь белгеч Саба районы Килдебәк авылының җидееллык мәктәбенә укытырга кайта.
“Бик тә физика, математика укытучысы буласым килгән иде, булмады шул. Аның өчен Казанга барып укырга кирәк иде, ә минем акчам юк иде. Ул геометрия, алгебра, математика исбатлаулары әле дә төшләремә керәләр” – ди Нәзирә Юсупова елмаеп.
Иске Икшермә авылына кайта, тормышка чыга. 28 ел Иске Икшермә урта мәктәбендә, 10 елын Өч Нарат авылы башлангыч мәктәбендә укыта. “Учитель методист” дигән исемгә лаек була Нәзирә Бикмөхәммәт кызы.
Хәзерге вакытта үзем генә яшим, укырга бик яратам, гарәп хәрефләре белән дә укыйм, телевизор карыйм, башваткычлар чишәм. Бик шөкер!” – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев