Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Иске Икшермә авылында яшәүче Нина Радионова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова һәм Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Алмаз Биккинин, «Икшермә табиблык амбулаториясе» коллективы котлады һәм район башлыгының котлау хатын тапшырдылар.

    Нина Радионова  Саба районының Иске Икшермә авылында туа. 
1943 елда Нина Михайловна беренче сыйныфка укырга китә. 4 нче сыйныфтан соң Әбде мәктәбенә укырга керә, әмма әнисенең матди хәле авыр булу сәбәпле укудан баш тартырга туры килә. Өйдә хуҗалыкта да, әнисе эшләгән умарталыкта да булыша. 13 яшеннән комбайнчы ярдәмчесе була, аягын яралый. Аннары ул дуңгыз фермасында эшли.
1957 елда Нина Михайловна колхоз шоферы Радионов Иван Семеновичка кияүгә чыга,  ике бала тәрбияләп үстерәләр.
Юбиляр 1960 елга кадәр "Красный пахарь" колхозында эшли, ә авылда участок хастаханәсе ачылгач, ул дежур санитарка була һәм пенсия яшенә кадәр шунда эшли.
Хезмәт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр:
- "Фидакарь хезмәт өчен Медаль" (1987)
- "Хезмәт ветераны" (1998)
- Мәскәү шәһәрендә Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсе (ВСХВ) делегаты (1955)

- Иске Икшермә участок хастаханәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Берничә мәртәбә авыл Советы депутаты итеп сайлана һәм халык депутатларының район Советы депутаты була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев