Иске Икшермә авылында яшәүче Нурлыхода Ибраһимовага 100 яшь тулды
Бер гасыр гомер кичергән мөхтәрәм юбилярны муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, башкарма комитет җитәкчесенең аппарат җитәкчесе Ирек Гарипов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин, авыл җирлеге вәкиле тәбрикләп, изге теләкләр җиткерделәр.
Туктар авылында туып-үскән кызга чордашлары кебек үк тормыш арбасына бик иртә җигелергә туры килә. Сугыш башланганда 17 яшьтә булган кыз паровозларга ягар өчен Шәмәрдән урманыннан билдән кар кар ерып, метрлы агач ташуларын, ачлы-туклы килеш басуда урак уруларын бүген дә тетрәнеп искә ала. “Землянкада яшәдек, көнозынга 1 буханка ипи бирәләр иде. Карга чыбыклар кадап чәй кайнаттык, шуның белән ачлыктан исән калдык”, –дип шомлы еллар хатирәләрен яңарта. 1945 елда ул бухгалтерлар курсын тәмамлый. 1949 елда Иске Икшермә авылы егете – сугышта бер аягын калдырып кайткан Әхтәмҗан Исхаков белән гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Ире “Икшермә” совхозында бухгалтер, Нурлыхода Ахияр кызы әлеге хуҗалыкта 41ел кассир булып эшли. “Ул вакытларда йөрергә машина түгел, ат та юк. Икшермәдән Сабага мәгълүматлар илтергә, хезмәт хакларын алып кайтырга гел җәяүләп күп йөрергә туры килде. Урман эчләреннән бер янчык акча белән курка-курка йөгерүләрем истә. Сиңа спидометр куярга кирәк», –дип шаярталар иде, ди Нурлыхода әби. Шулай ук юлында бүреләр очравын, бүген дә ерткычлар өере яныннан ничек узып китә алуын тетрәнеп сөйли. “Изге кеше булганга тимәгәннәр алар сиңа”, – диде Рәис Миңнеханов әбекәйне игътибар белән тыңлаганнан соң.
Бүген дә Нурлыхода Ахир кызына күзләр тимәсен, хәтере яхшы, зиһене камил. Үзенең озын гомерле булуының серен дә «хәрәкәттә-бәрәкәт» дип яшәвендә, яшь вакыттан ук җәяү күп йөрергә туры килүнең файдасыннан күрә. Дүрт баласы, онык-оныкчыкларының кадер-хөрмәтендә, ил-көнгә тынычлык теләп улы Ринат тәрбиясендә хәерле гомер кичерә. “Әниебез белән чын күңелдән горурланабыз, барыбызга да яхшы тәрбия бирделәр, укыттылар, үзебез дә өлкән яшьтә булсак та, бүген дә әти-әни фатихасы белән яшибез”, –диләр балалары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев