Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Иске Икшермә авылында яшәүче тыл ветераны Сәрия Биккининаны 94 яшь тулуы белән котладылар

Юбилярга Россия Президенты В.В.Путинның Котлау хатын район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Алмаз Биккинин тапшырды.

 Биккинина Сәрия Бикмөхәммәт кызы 1932 елның 31 гыйнварында Саба районы Иске Икшермә авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлый, кияүгә чыкканчы Икшермә авылында төрле эштә хезмәт куя. 1954 елда Иске Икшермә авылы егете Хариска кияүгә чыга. Биш бала (ике малай, өч кыз) тәрбияләп үстерәләр.

  Сәрия Бикмөхәммәт кызы 1964 елдан алып 25 ел дәверендә Икшермә даруханәсендә эшли.  хезмәт елларында төрле бүләкләргә лаек була. Бөек Ватан сугышының тыл ветераны буларак Сәрия апага, Җиңүнең 50, 55, 60, 65, 70, 75, 80 еллыгы хөрмәтенә юбилей медальләре тапшырыла.

Бүгенге көндә Биккинина Сәрия апа улы Илдус тәрбиясендә Иске Икшермә авылында гомер итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев