Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иске Икшермәдә узган шәҗәрә бәйрәмендә Язлы Арташ авылыннан Әгъләмҗан нәселе тәкъдим ителде

Районыбызда «Буыннар тарихы -гаилә ядкаре» бәйгесе дәвам итә

   Иске  Икшермә зонасында уздырылган  "Шәҗәрә" фестивалендә- Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханәсе , Язлы Арташ, Чабья Чурчи, Урта Нырты авыл клублары берлектә, Әгъләмҗан  нәселе шәҗәрәсен туплап,  әзерләп  тамашачыга  тәкъдим иттеләр. Әлеге нәселнең төп тамырлары Язлы Арташ авылыннан башлана. Күркәм  һәм борынгы 8 буыны билгеле булган Әгъләмҗан  нәселе- киң тарихлы, бердәм, нәсел җепләрен бәйләп, аны саклап яшәүче гаилә. "Буыннар тарихы -гаилә ядкаре" бәйгесендә аларның 50гә якын  гаилә вәкиле катнашты. Нәсел агачы, милли ризыклар, гаилә ядкәрләре, кул эшләреннән торган күргәзмәне халык сокланып карады. Бабалары чын җир хуҗалары, урманчылар булган нәсел тарихы -сәхнәдә театральләштереп, әлеге гаиләнең үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырды. Презентация барышында тамашачылар нәсел турында күбрәк мәгълүмат алды. Зур игътибар, әлбәттә инде, шәҗәрә агачына  булды, аның белән  шушы нәселнең дәвамчысы -Әгъләмов Хатыйп абый таныштырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев