Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иске Икшермә авыл җирлегендә халык җыелышы

2 февральдә Иске Икшермә авыл җирлегендә еллык эшчәнлек буенча гражданнарның отчет җыелышы булып узды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды.

  1. Иске Икшермә авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2020 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты.
  2. Участок вәкаләтлесе Сәхәбиев Алмаз Альбертович чыгышы.
  3. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкатович чыгышы.
  4. Участок урманчысы Р.А. Газизҗановның 2021 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек чаралары һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күрү белән таныштыру.
  5. Саба муниципаль районы Баш ветеринария табибы Ганиев З.Р. йогышлы авыруларның аерым төрләре һәм этләрне стерильләштерү буенча мәгълүмат белән чыгышы.
  6. «Россельхозбанк» АҖнең өстәмә офисы начальнигы Р.К. Билалованың «Авыл ипотекасы» программасы белән таныштыруы.
  7. Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгының 2020 елда эшләгән эшләргә еллык отчеты.
  8. Узган елгы җыенда бирелгән сорауларның үтәлеше.
  9. Сораулар, тәкъдимнәр.
  10. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнехановның йомгаклау сүзе.

Узган елгы җыелышлардан аермалы буларак, быел халык “ZOOM” программасы аша да җыелышта актив катнаша алды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев