Иштуганда киез итекләр көнен билгеләп үттеләр
Киез итек, киез ката - кышын алыштыргысыз аяк киеме.
Киез итекләр илебездә берничә гасыр инде иң яраткан аяк киеме булып тора. Вакыт барган саен аңа мода да йогынты ясамый. Киез итек, киез ката - кышын алыштыргысыз аяк киеме. Иштуган авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре балалар белән берлектә «Матур да соң киез итекләр» уен программасы үткәрделәр. Балаларны киез итекләр барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, итек турында кызыклы фактлар сөйләделәр. Һәр йортта, борынгы рус традициясе буенча, бер генә пар булса да киез итек булырга тиеш, сувенир булса да. Балалар табышмаклар чиштеләр, киез итекләр турында мәкальләр, шигырьләр һәм такмаклар әйттеләр, «Киез итек ыргыту», «Итек киеп йөгерү», «Киез итек киеп бер аякта йөгерү» эстафетасында катнаштылар. Катнашкан балаларга бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев