Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иштуганда курчак ясарга өйрәнделәр

Чараны мәдәният йорты белгечләре үткәрде

   Курчаклар балалар уенчыклары буларак тарихка кадәрге чорда ук барлыкка килгән. Алар формасы буенча шактый примитив булганнар, кешеләрнең яки тере затларның тышкы кыяфәтен сурәтләгәннәр. Вакыт узу белән курчаклар ясау бөтен индустриягә әверелде. Мондый курчаклар күп халыкларның дини традицияләрендә мөһим урын алып торган. Аларны махсус очракларда, бәйрәмнәрдә ясаганнар, һәм алар озак вакыт хуҗаларына изге хезмәт башкарганнар.

  Иштуган мәдәният йорты белгечләре өлкәннәр белән бергә курчаклар ясау буенча мастер-класс үткәргәннәр. Мастер-класста катнашучылар курчакларның төрле төрләре белән таныштылар, аларның билгеләнеше һәм халык традицияләре белән бәйләнеше турында белделәр, шулай ук бәйләм җебеннән шаян курчак-бөти ясадылар. Традицион технологияләр нигезендә  курчак ясау нечкәлекләре турында Гөлнара Гайнетдинова сөйләде. Дәрестә катнашучыларга берничә җеп, бераз тырышлык, иҗат бөртеге һәм һөнәрчелек кенә кирәк булды. Нәтиҗәдә, мастер-класста катнашучылар үз куллары белән курчак ясарга өйрәнгәннәр, аны өй һәм гаилә өчен саклык буларак кулланырга мөмкин булачак, шулай ук оригиналь бүләк. Бу шөгыль эмоциональ-эстетик кабул итү һәм сәнгать-иҗат сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев