Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Иштуганда студентлар өчен күңелле очрашу узды

Студентлар көне - төрле уку йортларында укучыларның һәм студент еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме.

   Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре яшьләр арасында студентлар көненә багышланган «Студенческий калейдоскоп» дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр.Чара бәйрәм тарихы турында белемнәрне киңәйтү максаты белән узды. Бәйрәм башында барлык Татьяналар өчен дә туган көне уңаеннан котлаулар яңгырады. Соңыннан алып баручылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, аның гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Катнашучылар студентлар тормышы дөньясына чумдылар. «Тулай торак» конкурсы уйнаучыларга «Тулай торак коменданты» ролендә булу мөмкинлеге бирде. Ә аннары "Имтиханнар тапшыру», «Китапханә», “Билет ал”,”Матур язу” бәйгеләрендә һәм, әлбәттә инде, күңелле «Стипендия" конкурсында катнаштылар. Программа кызыклы, бай эчтәлекле булды һәм барлык катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Соңыннан барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев