Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ҖИТМЕШ КЕШЕ ЭШЛЕ БУЛГАН

Без көн саен йөри торган ике җирнең берсе эш урыны булса, икенчесе – сәүдә нокталары. Бу хакта кичке 5-6ларда кибетләр каршында автомобильләрнең күплеге дә ачык сөйли. Моннан 40 еллар элек халыкның иртәнге 8дә ачылып кичке 5 тулганчы ябыла, сатучысы көндез ике сәгать әбәткә туктаган, ә товарга кит­сә көне буе ачылмаган кибетле заманнарда тормыш алып баруыбызга аптырый торган.

Хәзер районыбызда 350дән артык сәүдә ноктасы исәпләнә. Аларда 1300гә якын кеше якшәмбеләрсез һәм әбәткә туктамыйча эшли. Кирәк икән, кичке сәгать 8-9да да кибеткә барып килә алабыз. Гомумән, районда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының 36 проценты сәүдә белән шөгыльләнә. Товар әйләнешенә килгәндә, агымдагы елның беренче яртысында 900 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Әлбәттә, кече авылларда кибетләрнең акча кереме аз. Базар мөнә­сәбәтләре шартларында 14 торак пункт­та стационар ки­бетләр эш­ләми, хәер халык та машина белән супермаркетларга йөрергә ярата. Шул ук вакытта районда модуль кибетләр төзү программасын гамәлгә ашыру да дәвам итә. Быел алар Керәннедә һәм Елышта файдалануга тапшырылырга тиеш.

Инде халыкның яратып йөри торган сәүдә нокталарына кил­­гәндә, алар үзебезнең эш­мәкәрләр ачкан супермаркет­лардыр. “Без гел шушы ки­­беткә йөрибез. Товар ассор­тименты да бай, яңадан-яңаны алып кайтып торалар, аласы килгән әйбер гел бар, сатучылар да культуралы”,– диләр Илнур Мөбарәкҗанов супермаркетында продукция сайлаучы Диләрә һәм Люция ха­нымнар..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласы

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев