Юбилеең белән, мәктәбем!
2025 елда үзенең көчле традицияләре, тирән белемле мөгаллимнәре белән дан казанган, бай тарихлы Саба гимназиясенә 100 ел тула.
 1925 елда Саба волосте үзәгендә, Байлар Сабасы авылында совет тибында беренче уку йорты – Крестьян яшьләре мәктәбе ачыла. Гимназиянең чал тарихы шушы мәктәптән башланып китә. Татарстан Совет Социалистик Автономияле Республикасында мондый мәктәпләрнең ачылуын Гражданнар сугышы һәм 1921-1922 еллардагы ачлык тоткарлый. Шуңа да, Крестьян яшьләре мәктәбе Октябрь  инкыйлабы булып 7 ел узгач кына төзелә. Ниһаять, 1925 елның 7 ноябрендә тантаналы рәвештә мәктәпне ачып, Сабада укыту эшләрен махсус төзелгән бинада башлап җибәрәләр.  Сабада мәктәпне булдыру өчен зур көчне авыл Советы рәисе Закир Йосыпов куя.
1925 елда Саба волосте үзәгендә, Байлар Сабасы авылында совет тибында беренче уку йорты – Крестьян яшьләре мәктәбе ачыла. Гимназиянең чал тарихы шушы мәктәптән башланып китә. Татарстан Совет Социалистик Автономияле Республикасында мондый мәктәпләрнең ачылуын Гражданнар сугышы һәм 1921-1922 еллардагы ачлык тоткарлый. Шуңа да, Крестьян яшьләре мәктәбе Октябрь  инкыйлабы булып 7 ел узгач кына төзелә. Ниһаять, 1925 елның 7 ноябрендә тантаналы рәвештә мәктәпне ачып, Сабада укыту эшләрен махсус төзелгән бинада башлап җибәрәләр.  Сабада мәктәпне булдыру өчен зур көчне авыл Советы рәисе Закир Йосыпов куя.

Беренче педколлектив
1925 елда ачылган Крестьян яшьләре мәктәбе 1931 елга кадәр эшли. 1931 елның җәендә аны сүтеп шул ук Совет урамының төньяк ягына күчереп салалар, ул бинада соңрак колхоз һәм төрле совет оешмалары өчен белгечләр әзерли башлыйлар. 1931 елда Сабада Тукай һәм Җәлил урамнары кисешкән урында башлангыч сыйныфлар мәктәбе төзелә. Һәм шул ук елны авыл читендәрәк, колхоз әвеннәре урнашкан җирдә кызыл кирпечтән ике катлы мәктәп өчен зур яңа бина салына башлый. Бу мәктәпне Донбасс шахталары идарәсеннән килгән акчага төзиләр, шуңа ул халык теленә “шахтёрлар” мәктәбе дип кереп кала. Мәктәп тулысынча 1934 елда төзелеп бетә. Беренче директоры - Садыйков Гали Гани улы, мәктәп печатендә “Колхоз яшьләре үрнәк мәктәбе” дигән билге була. Мәктәп урта белем уку йорты статусын 1934 елда ала, ә беренче чыгарылышы 1939 елда була. Нурислам Фәтхелислам улы Насыйбуллин җитәкчелек иткән чорда, 1976 елда “шахтёрлар” мәктәбе белән янәшәдә өч катлы яңа мәктәп бинасы төзелә. 1990 елда аңа терәп тагын бер корпус сафка баса.

Мәктәп тарихы гимназия музеенда тупланган. 1970 еллар уртасында музей булдыру өчен зур эшләр башланып китә. Бу мөһим эшне оештыруда Жанаева Галина Захаровна (озак еллар буе өлкән пионервожатый булып эшләде), Әхмәтгалиева Райхана Фәйзи кызы (география, хезмәт дәресләре укытты, музейның беренче җитәкчесе), Гомәров Равил Абдулла улы (география укытты), Закирова Фирая Юныс кызы (тарих укытучысы), Сираҗиева Рәйсә Бәдретдин кызы (озак еллар буе директор урынбасары, рус теле һәм әдәбияте укытучысы, 1993 елга кадәр мәктәп музее җитәкчесе булды) зур тырышлык куялар. Мәктәп тарихын тулыландыруга аеруча зур хезмәт куючы, 1989-2001 елларда мәктәп директоры вазифасын башкарган Хәйдәр Фәсхетдин улы Хисанов була. Шушы шәхесләр хезмәте нәтиҗәсендә мәктәп тарихы языла, ул хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен саклана.
Бай тарихлы, мәктәбем! Узган гасыр эчендә күпме укучыга белем бирүче, хезмәт кешеләре, сугыш геройлары, күренекле шәхесләр тәрбияләүче мәктәп! Горурланырлык! Төрле елларда мәктәпне Билалов Фәрук, Садыйков Гали Гани улы, Бикташев Госман, Байкиев Гаяз Мәрдән улы, Ишалин Бари Мәрдән улы, Бариев Әхәт Бари улы, Насыйбуллин Нурислам Фәтхелислам улы, Гыйлаҗетдинова Елена Әһли кызы, Хисанов Хәйдәр Фәсхетдин улы, Хәбибуллин Ринат Нәкыйп улы, Хәнәфиева Айгөл Шакирҗан кызы җитәкләгән. Хәзерге коллектив белән Шәймәрданов Айнур Нургали улы җитәкчелек итә.

Саба гимназиясен (урта мәктәп булган чорда) тел һәм әдәбият галимнәре Азат Әхмәдуллин, Рифат Сверигин, язучы Мәгъсүм Хүҗин, уйлап табучы, ветеринария фәннәре галиме Фәүзетдин Билалов, шагыйрь Зөфәр Шәйхетдинов (50 нче еллар чыгарылышы); галим химик, Россия һәм Татарстан Дәүләт премияләре лауреаты Вячеслав Никитин, техник фәннәр докторы Билал Минһаҗев, биология фәннәре докторы, уйлап табучы Хатип Мөхәммәтгалиев, язучы, үзешчән композитор Рөстәм Зарипов (60нчы еллар чыгарылышы), композитор, Татарстанның атказанган артисты, шагыйрә Тәслимә Низамиева (70нче еллар чыгарылышы) кебек шәхесләр тәмамлаган. Татарстан Республикасы Рәисе, икътисад фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе академигы Рөстәм Миңнеханов, ТР Фәннәр академиясе президенты, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, техник фәннәр докторы Рифкать Миңнеханов, Саба муниципаль районы башлыгы, икътисад фәннәре кандидаты Рәис Миңнеханов та Саба урта мәктәбенең элеккеге укучылары. Шунысы куынычлы: яшьрәк буын чыгарылыш укучыларыбыз арасында да милләтебезнең киләчәген кайгыртып, аның үсешенә зур өлеш кертүче абруйлы шәхесләребез байтак. Бүгенге көндә гимназиядә 1041 укучы белем ала. Аларны 25 - югары категорияле, 33 беренче категорияле, 12 яшь белгеч - барлыгы 67 мөгаллим укыта. Мәктәбебез тарихына яңа, матур сәхифәләр өстәлә бара...
Бүген дә гимназиябез данлыклы белем учагы. Гасыр буе илебез өчен чын кешеләр тәрбияләү эшен башкарып килгән уку йорты. Юбилеең белән, мәктәбем!
Нурия Хаҗиева,
Саба гимназиясенең тарих, җәмгыять белеме укытучысы, музей җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
 
                                                     
                                                     
                                                     
                                                     
                                                
                        
                    

Нет комментариев