Югары Симет әти-әниләре балалары белән «Җиргә бакча бүләк ит» акциясенә кушылдылар
Һәр агач, һәр чәчәк – Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар өчен тыныч тормышта яшәүче буыннарның хәтер һәм рәхмәт символы
Югары Симет “Ромашка” балалар бакчасы республикакүләм икеайлык экологик марафонда актив катнаша. Бакчада балаларга экологик тәрбия бирү, тирә - юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы булуын аңлату эше алып барыла. Шул максаттан балалар әти-әниләре белән быел да яшь агачлар утырттылар. Бакчага утыртылган үсентеләр мәңгелеккә киткән Ватанны саклаучылар турында искә төшереп торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев