Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Симет авылында яшәүче Сәрия Һадимуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

1 апрельдә Югары Симет авылында яшәүче Сәрия Газиз кызы Һадимуллина 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан муниципаль район башлыгы Рәис Миңнехановның Котлау хатын кабул итеп алды. Мөхтәрәм юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Әхмәдуллин тәбрикләп, изге теләкләр җиткерделәр.

Сәрия Һадимуллина Теләче районы Кибәхуҗа авылында дүртенче бала булып дөньяга килә. Аңа 4 сыйныф кына белем алырга туры килә,  аннан соң күмәк хуҗалыкка  сарык фермасына эшкә керә. Сугыш чорындагы авыр хезмәт, ачлык, мохтаҗлык газаплары  аның хәтеренә мәңге онытылмаслык булып кереп урнаша. 1960 елда  Югары Симет авылы егете Рәфкәт белән гаилә коралар. Ул еллардан “Үзәк”  колхозында  яшелчә, җиләк- җимеш бакчасында эшләп 1984 елда лаеклы ялга чыга.  Ире белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Сәрия Газиз кызы бер улын югалту хәсрәтен дә кичерә. Тугыз оныгы, алты оныкчыгы бар. Сәрия Һадимуллина  кызы Гөлнара гаиләсендә бәхетле картлык кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев