Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Югары Шытсу авылында яшәүче Суфия Вәли кызы Хәйруллинаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярга РФ Президенты В.В.Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләрне социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Югары Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов тапшырды

    Суфия Вәли  кызы  Хәйруллина 1931 елның  8 гыйнварында Саба районы Югары Шытсу авылында  дөньяга килә. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар, ятимлек күреп үсә ул. 1958 елда Югары Шытсу  авылы егете Харис  абыйга  кияүгә чыга. Аш-суга, кул эшләренә уңган килен-Суфия апа  каенана- каената белән бик тату гомер итә. Аларның фатихасын алып соңгы юлга озата.

   Харис абый белән алар бик тәртипле  2 кыз устергәннәр.

 Суфия  апа туган төбәгендә “Беренче Май” колхозында төрле эшләрдә хезмәт куйган. Аннары Югары Шытсу авылы клубында җыештыручы булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Аның эш стажы 40 ел.  Кайгы-хәсрәт тә читләтеп үтми Суфия апаны 56 ел бергә гомер иткән газиз ирен, кызын, оныгын югалту ачысын кичерә.

  Суфия апаның бүгенге көндә 3 оныгы, 7 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта  ул Югары Шытсу авылында кызы Хәния, кияве Рүзәл  тәрбиясендә гомер итә.   Эш сөючән Суфия апа тик утыра белми, хәзер дә  кул эшләре белән шөгелләнә:носки, бияләй бәйли, сарык йонын тетә,  җегерли.

  Киң күңелле, ярдәмчел Суфия апа  күршеләренә һәм авылдашларына гел игелек кылып яши, шуңа  күрә аны  авылдашлары бик  хөрмәт итә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев