Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Шытсуда балалар концерты үтте

Чара мәктәпкәчә яшьтәге, мәктәп яшендәге, авылда яшәүче һәм кунакка кайткан балаларны берләштерде.

Гаилә елы кысаларында ,Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, традиция буенча, “Әйдәгез, дус яшик” дигән балалар концерты оештырдылар. Чара мәктәпкәчә яшьтәге, мәктәп яшендәге, авылда яшәүче һәм кунакка кайткан балаларны берләштерде. Концертны иҗади номерлар, яңа талантлар, күңелле кәеф озата барды. Балалар биюләр, дуслык, туган як, гаилә турында җырлар, шигырьләр башкардылар. Балаларның чыгышлары онытылмаслык булды. Тамашачылар кечкенә артистларны озак һәм җылы алкышларга күмделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев