Югары Утар балалар интернат-йортында Сабантуй узды
Чарада «Дари добро» хәйрия фонды вәкилләре дә катнашты
Бүген Югары Утар балалар интернат-йортында балалар Сабантуе узды. Бу бәйрәм - татар халкының гореф-гадәтләре, халык уеннары белән таныштыра торган бәйрәм, шуңа күрә мондый чараны оештыру балаларга патриотик, милли тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия. Тантаналы ачылыштан соң уеннар башланды. Капчык киеп йөгерү, чаңгы киеп ярышу, тачкалар белән узышу, кефирдан акча табу, туплы хоккей, төсләре буенча шарларны аеру, ретро-машиналарны тарту һ.б. Бу ярышларда балалар зур энтузиазм белән катнашты. Кунаклар арасында «Дари Добро» волонтерлары, «Елмай» сөт комбинаты һәм Саба районы хакимияте вәкилләре булды. Сабантуй “Россия көне” бәйрәменә туры килде. Чарабыз кунаклары “Без синең балаларың, Россия!” дип исемләнгән әңгәмәдә катнаштылар һәм асфальтта тематик рәсемнәр ясадылар. Чара азагында барлык катнашучылар да рухи канәгатьләнү белән бергә истәлекле бүләкләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев