Югары Утар социаль хезмәт күрсәтү балалар йортында  әтиләрне хөрмәтләделәр
Район яңалыклары

Югары Утар социаль хезмәт күрсәтү балалар йортында әтиләрне хөрмәтләделәр

Әтиләр көне районыбызда күптөрле чаралар белән билгеләп үтелде. Шундый чараларның берсе сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар йортында узды.

Бәйрәм көнне башта саф һавада шашка һәм шахмат уеннары узды. Уеннар асфальтка сызылган махсус мәйданчыкта барды. Аннан соң тәрбияләнүчеләр әтиләргә үз куллары белән ясаган бүләкләр тапшырды. Чара әтиләр көненә багышланган иҗат конкурсы белән дәвам итте. Тәрбияләнүчеләр «Рәсемнәр», «Эшләнмәләр» һәм «Открыткалар» номинацияләрендә үз осталыкларын күрсәттеләр. Балалар йортындагы бер көн менә шундый тәэсирле мизгелләр белән үтеп китте, тәрбияләнүчеләр күңелендә матур тойгылар калдырды.


Нет комментариев