Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юл тармагы хезмәткәрләре быел 1,3 миллиард сумлык эш башкара

Юллар, юллар… Һәрнәрсәнең үз урыны булган кебек, алар да тормышта зур роль уйный.

Хәзер кеше саен машина, барыбыз да туктаусыз хәрәкәттә. Шуңа юлчыларга карата та­ләп­ләребез дә зур. Машина белән җилдереп кенә бара торган тигез асфальт юл кирәк һәммәбезгә. “Татавтодор” ачык акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы без­нең теләкләребезне чынбарлык итә.

Коллективта эш иртә башла­на. Ике чакрым барасымы, 70ме, сәгать 7дә бригадалар ин­­де объектларда була. “Филиал­да эшләүчеләр һөнәри бәй­рәм­нәрен яхшы хезмәт күр­сәт­кечләре, күтәренке кәеф бе­лән  каршылый. Алган йөк­лә­мәләр үтәлә. Барысы  25  километр юл  асфальт  салынып  ремонтланды. Моңа филиалның Кукмара  участогы башкарган эшләр дә  кергән. Саба  буенча  алганда, “Имин юллар” проекты  кысаларында Казан-Шәмәрдән юлы – 3,4 километрда ремонтланды, Килдебәк – Татар Икшермәсе   авыллары  арасында юл нигезен үзгәртеп 3 километрга   асфальт түшәлде. Лесхозда  урам-юл  челтәре   яңартылды,  Сабабашта  “Форест” питомнигына  керү  юлында да хәйран гына эшләп  алдык.   Арча-Сеҗе-Алан автомобиль юлын 8 километрда вак таш салып ремонтладык, Алан  авылы эченә  һәм  тимер кичүенә ике яктан  200әр метр арада асфальт җәйдек.

Филиал шулай ук 7,7  километрда Кукмара районында Чура, Мәмәшир – Аш-Бузи юлларын, Шәмәрдән – Балтач участокларын асфальтлады. Моннан тыш филиал Мамадыш, Питрәч районнарындагы коллегаларына  да  ярдәмгә килде. Хәзерге көндә 10 километрда  асфальтланган Ишки – Кече Сөн юлын файдалануга тапшыруга әзерлибез. Асфальтлауга  караганда да  мәшәкатьлерәк  эш.  Тукай  районына  кадәр барып җитеп, Кече  Шилнә-Олы  Шилнә участогында 1200 метрлы тротуар, автобус тукталышлары,  ясалма тоткарлыклар  ясыйбыз. Үзебезнең  асфальт түшәү агрегатын алып бардык, 15 кешелек бригада шунда  торып эшли. Асфальтны Минзәләдән алабыз.

Киләсе  ел  планнарына кил­гән­дә,  карарлар нигездә  ел  ахыры­на таба чыга. Шулай  да кан тамырлары  үзәге төзелешенә бәйле рәвештә Сабада  урамнарны тө­зек­ләндерүгә зур гына   күләмдә  фи­нанслау каралачагы бүгеннән билгеле”, – дип  сөйләде  филиал  директоры Марат Гарипов.

Филиалга  куелган бурычларны үтәүгә мастерлар Илнур Сабуров, Нияз Гәрәев, Илфат Шакиров,  Илфат Фатыйхов бригадалары зур өлеш  кертә. Быел гына асфальтлау бригадасы өчен  җаваплылык  алган  мастер Инсаф Хәсәнов та үзен  фәкать уңай яктан күрсәтеп өлгергән. Эш шушы бригадалар арасындагы  чыл­бырның бер буыны  өзелсә дә,  аксарга  мөмкин. Моңа, әлбәттә, юл куелмый.  Шулай ук механиклар Ленар Динмөхәммәтов, Ленар  Агелов юл төзелеше  техникасының даими төзеклеген  булдыру турында көндәлек  кайгырталар.  Ә планга  кергән   участокка беренчеләрдән булып  килүче  геодезист Айнур Хафизовтан башка бер  эш тә бармый. Гомумән, коллектив бердәм, кадр­лар белән проблема юк. Ел  саен  Саба аграр  көллиятеннән практикага килгәннәрне эшкә үзләрендә калдырырга тырышалар. Читтән торып белем  алырга югары  уку  йортларына кертәләр. 

Эш  алымнарына килгәндә, тех­никаның куәтле һәм заманча булуы җаваплылыкны тагын да арттыра, димәк,  сыйфат та шуңа туры килергә тиеш. Әлеге  мәсьәләгә  кагылышлы  сорауларны баш инженер Илдус Гәрәевкә бирдек. “Хәзерге вакытта Саба һәм Кукмара районнарында  700  километр­дан артык юлга хезмәт    күрсәтүче  йөзгә  якын  үзйөрешле техникабыз бар. Эксплуатация сроклары  чыга барган  саен, парк  яңартылып тора.  Соңгы  вакытта  Кукмара участогына ике  күпфункцияле   машина кайтты, Саба  ягына грейдер, трактор  алынды. Технологияләрдә дә үзгәрешләр була. Асфальтлар  алдыннан җирне  ныгыту өчен цемент  һәм  известь  куллана башладык. Лесхоз урамнарында эшләгәндә “РАУ-8”,  “РАУ-5” дигән   яңа төр асфальт тотылды.  Барысы 100  мең тонна сыйфатлы инерт  материал  сарыф ителде. Бер  үк  вакытта кышкы  сезонга да әзерлекне башладык. Транспорт  чараларының  иминлеген тәэмин итү максатында  юлларга сибәр  өчен 20 мең тонна  тозлы ком  катнашмасы  ясалды”, –диде Илдус Гәрәев.

Юл  салучылар эше барыбызның да күз алдында. Алар үзләренең хезмәтенә карата транспорт йөр­түчеләрдән уңай фикерләр генә ишетә. “Безнең өчен иң зур байлык – кешеләр. Бердәм коллективыбызга ихтирамым бик зур.   Бәйрәм  уңаеннан  коллективка җиңел булмаган хезмәтләрендә уңышлар, һәркемгә сәламәтлек, гаилә бәхете телим”, – диде Марат Гарәфетдин улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев