Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юлларда һаман да күбрәк үләләр

Бүген район хакимияте бинасында башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды

 

Бүген район хакимияте бинасында башкарма  комитет җитәкчесе  Марат Ишниязов рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең киңәйтелгән  утырышы булды.  Җитди һәм мөһим мәсьәләләр турында  сөйләшүгә  авыл (шәһәр) җирлекләре башлыклары, коммуналь хуҗалык җитәкчеләре, мәктәп директорлары чакырылган  иде. Киңәшмәдә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсе начальнигы Наил Агишев катнашты. ГАИның район бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов чыгышыннан   күренгәнчә, агымдагы елның 6 аенда республикада ДТПлар  саны  кимесә дә, һәлакәтләрдә  үлүчеләр  саны 34кә арткан,  ягьни 146га җиткән. Үлем-җитемнәр  “Имин сыйфатлы юллар” милли проектының төбәк  проектына  салынган  күрсәткечтән (109) узып  киткән. Безнең районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы күрсәткечләре узган ел белән чагыштырганда яхшырган.  ДТПларда гомерләре  өзелүчеләр теркәлмәгән. “Главтатдорстранс”ның  баш белгече  Илһам Мусин төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын,  күперләрне, ясалма  корылмаларны язгы  комплекслы тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды.

Юл хәрәкәте иминлеге” бюджет учреждениесе район бүлекчәсе начальнигы  Гүзәл Ягәфәрова чыгышында балалар катнашындагы юл-транспорт травматизмын профилактикалау эше яктыртылды. “Саба таңнары” газетасы редакциясе мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов юл хәрәкәте иминлеге тематикасы, суд залыннан исерек хәлдә машина йөртүчеләрга чыгарылган карарлар буенча  материаллар  урнаштыруның торышы  турында сөйләде. Мәгариф   идарәсе җитәкчесе Илфат Шакиров балаларны  мәктәп  автобусларында имин йөртүне оештыру мәсьәләсенә тукталды. Контроль-хисап палатасы рәисе  Гөлчәчәк Хуҗина “Халык контроле” порталына районнан җибэрелгән материалларга анализ  ясады.

Тулырак “Саба таннары” газетасында  укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев