Юл хәрәкәте кагыйдәләре – иминлегебез гарантиясе!
Әлеге тема юл иминлеге буенча махсус комиссиянең соңгы утырышында да көнүзәк мәсьәлә булды. Шул хакта һәм комиссия эшчәнлеге турында тулырак сөйләвен үтенеп, без аның рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязовка мөрәҗәгать иттек.
– Марат Рашатович, әңгәмәбезне юл хәрәкәте иминлеге буенча быелгы вәзгыятьне анализлаудан башлыйк әле.
– Билгеле булганча, комиссия эше ЮХИДИнең район бүлекчәсе һәм башка структуралар белән тыгыз хезмәттәшлектә оештырыла. Без юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау өчен эшлибез, даими рәвештә юлларның төзеклеген тәэмин итүне, мәктәп, пассажир автобусларының имин маршрутын билгеләү буенча тикшерүләр үткәрүне контрольдә тотабыз. Районда транспорт хәрәкәте иминлегенә кагылышлы чараларны финанслауга, юлларны карап тотуга һәм яктыртуга зур игътибар бирелә. Быелгы вәзгыятькә килгәндә, район территориясендә 11 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 13 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Шуларның 4есе – балалар. Бәхеткә, кеше гомере өзелүе очраклары юк. Шулай да юл-транспорт вакыйгаларының һәм җәрәхәт алучыларның артуы күзәтелә. Аварияләргә транспорт чаралары белән аек булмаган хәлдә идарә итү, юлның каршыга килүче автомобильләр өчен билгеләнгән полосасына чыгу, тизлек режимын арттыру китерә. Анализдан чыгып, исерек йөртүчеләрне ачыклау юнәлешендә даими һәм көндәлек эш алып бару беренче планга алынырга тиеш. ЮХИДИ хезмәткәрләренә шундый таләп куелды. Агымдагы елның 6 аенда 56 йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылды, шуларның 6сына җинаять эше кузгатылды. Күңелсез статистика 2022 елгы дәрәҗәдә калды. Димәк, профилактика эшен тагын да яхшыртырга кирәк.
– Аварияләрне булдырмауга юнәлтелгән чаралар һәм балалар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлатуның куелышы турында да әйтеп үтсәгез иде.
– Кагыйдәләр үтәлсен, күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен уңай шартлар да тудырырга кирәк, инфраструктурасы да, юллары да тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш. Шул максаттан күп эш башкарыла. Сабада һәм Шәмәрдәндә асфальтлы урамнарда юл тамгалары сызылды, кисәтү билгеләре куелды. Яңа уку елы алдыннан җәяүлеләр сукмаклары яңадан буяла. Авылларда мәктәпләр, балалар бакчалары янында разметкалар ясалды. Юл фонды хисабыннан да иминлек өчен акча бүленә. “Йорт-мәктәп-йорт” куркынычсыз хәрәкәт маршрутларында асфальтлы участокларга юл билгеләре һәм тамгалары булмаган урыннарда яңаларын куйдырдык, 2 ясалма тигезсезлек ясалды, тротуарлар эшләнә. Торак пунктларда урам-юл челтәрен норматив хәлгә китерү (ЩПС), “Асфальтка асфальт”, үзара салым программалары, республиканың юл эшләре планы буенча да күп кенә юллар төзекләндерелә. Аеруча басым ясап әйтәсе килгәнем – мәктәп автобусы маршрутын кыскарту өчен барлык таләпләргә туры китереп, Олы Нырты-Лесхоз арасында юл эшләнелүе. Республика бюджеты хисабыннан төбәк юллары үткән авылларда яктыртылган тротуарлар салуны да дәвам итәбез. Торак пунктлардагы юл билгеләре вакыт узу белән төсен югалта, аларны да алыштыру мөһим таләп. Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүгә килгәндә, бу юнәлештә шулай ук югары нәтиҗәлелек сорала. Яңа уку елында мәктәпләрдә ЮИД хәрәкәтен оештыру буенча җаваплы оешмаларга эшне тагын да җанландырырга кирәк. Районда автотранспорт предприятиеләрен тикшерүләр график нигезендә үткәрелеп барыла. Мәктәп автобусларына да рейска чыгарга рөхсәт паспорты ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында маршрутларның иминлеге барлык таләпләргә туры килүен тикшергәч кенә бирелә.
Юлларда иминлеккә бәйле мөрәҗәгатьләр язмача рәвештә һәм “Халык контроле” системасы аша халыктан да кереп тора. Нигездә ясалма тигезсезлекләр куюны сорыйлар. Әмма ул чара гына проблеманы тулысынча хәл итми. Юл билгеләре матурлык өчен куелмый бит. Транспорт белән идарә итүчеләрнең иң беренче чиратта шуларга игътибар биреп, кагыйдәләрне һәрчак үтәп йөрүләрен сорар идем.
Юлларга зур йөк күтәрешле махсус техника да зыян китерә. Бу проблеманың үз чишелеше, таләпләре, автомобиль юлларында эре габаритлы транспорт чарасы хәрәкәтенә махсус рөхсәт бирү, түләү тәртибе бар. Зур йөк машиналары район юлларына кергән өчен алынган акча күп түгел, шулай да тамчыдан күл җыела. Ләкин кайбер авыр йөк машиналары район юлларына, транпорт хуҗаларының җавапсызлыгы аркасында, рөхсәтсез килеп керәләр, түләүсез йөриләр. Безгә ярдәмгә күпмедер автоматик үлчәү контроле килә, ләкин бу эшне ахырына кадәр оештырып бетерәсе бар. Чөнки зыян салынган юлда авария килеп чыгу ихтималлыгы арта.
Соңгы сүз итеп, юл хәрәкәтендә катнашучыларга кагыйдәләрне төгәл үтәү кирәклеген искәртәбез һәм сак булырга чакырабыз. Руль артына алкоголь кулланган хәлдә утыручылар хакында телеграм каналдагы t.me/saby_anonim адреста теркәлеп, куркыныч машина йөртүчеләр хакында искәртүне үтенәбез. Уртак җаваплылык тою кеше гомерен саклап кала ала.
Әңгәмәдәш – Фәнил Мәүлетов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев