Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Юлбат авылында яшәүче Мәгьсумә Багавиеваны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Юлбат авыл җирлеге башлыгы Талип Шәмсиев, үзе эшләп лаеклы ялга чыккан тармак вәкилләре котлады.

Багавиева Мәгьсумә Муллагаян кызы  1935  елда  Урта Нырты авылында беренче бала булып дөньяга килә.   Сугыш башлануга әтисе фронтка китә һәм гаиләне саклау өчен ул энисенең  төп ярдәмчесе була. Авыр сугыш елларында шул чор балалары жилкәсенә төшкән бар авырлыклар аны да читләтеп узмый.Яшьтәшлэре белэн ул колхоздагы барлык эштә катнаша: басуда,амбарда эшли,тракторларга шакмак вата,су ташый, урман кисә.

Курше авылда 7 сыйныф белем алганннан соң 1952 елда Кемеровога шахтага китэ.Анда тырышып эшләгән хезмәт хакына ул материал алып өйдэ калган балаларга киемнәр тегеп кидертә.

1956 елда Олы Нырты егете Корбангалигә кияугә чыгып бер малай,бер кыз тәрбияләп устерәләр. Мәгьсумә апа башта колхозда эшли, пекарняда ипи пешерэ.

Бала хәсрәте дә кичерергә туры килә ана:2020 елда рәхимсез үлем малаен алып китә.

Бугенге көндэ Мәгьсумә апа кызы Гөлсинә, кияве Васил гаилэсе тәрбиясендә Юлбатта гомер кичерэ. 5 оныгы, 8 оныкчыкның хөрмәтен тоеп,аралашып, аларнын һәммәсенә хәер догаларын кылып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев