Юлбат уңганнарына уңыш юлдаш
Сәхифәбез ”Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенә багышлана
Айнур Садыйков, предприятие җитәкчесе:
–Узган хисап чорында ”Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесе икътисадында уңай динамика күзәтелде. Терлекчелек продукциясе җитештерүдә 10 процент үсешкә ирешелде, игенчелектә уңыш алу 3 тапкыр артты. “Килдебәк”, “Урта Саба” бригадаларын берләштергән предприятие елны 693,484 миллион сумлык продукция белән төгәлләде. Хуҗалыкта 228 кеше эшләде, хезмәт җитештерүчәнлеге 3 миллион сумнан артты. Бер литр сөт савып алу өчен 26,47 сум акча тотылды, рентабельлелек 28 процент тәшкил итте. Бер сыер 122758 сумлык сөт бирде. Үзкыйммәт артса да, сату бәясе югары булу хисабына сөт сатудан 75,513 миллион сум табыш алынды. Хисап чорында яшь терлекләрнең көндәлек артымы 932 грамм булып, барысы 6641 центнер, ягъни 95,156 миллион сумлык ит сатылды. Бу тармак зыянсыз эшләсен өчен без көндәлек үсешне 1000 граммнан киметмичә, терлекләрне 13-14 айда үстереп бетерергә тиешбез. Хуҗалыкта атлар да асрала. Былтыр 23 колын алынды. Аларны атларны арттыру максатыннан үстерәбез.
Игенчеләребез 2022 елгы кыр эшләрендә сынатмады. Гомумән, хуҗалыктагы техника һәм механизаторлар ел әйләнә хезмәттә. Барысына да, шулай ук ындыр табагы машинистларына, остаханә эшчеләренә тырышлыклары өчен зур рәхмәт белдерәм. Инде кабат алар кырда сыналачак яз җитеп килә. Зур сынауга әзерлек көздән үк башланды. Барысына да авырмыйча, тракторлары ватылмыйча эшләүләрен телим.
Мәгъдәнур абый шәкерте
Эретеп ябыштыручы, токарь, тимерче – авылда иң кирәкле һөнәр ияләре. Алардан башка ремонт остаханәләрендә эш бармый. Аеруча техниканы кырга чыгарырга әзерләгәндә. Юлбатта кышкы чорда токарь станогы артына Рафил Рәхимуллин баса.
“Энергетика техникумында укыган идем. Хуҗалыкта 15 ел стажым бар. Армиядән кайткач амбарда эшләдем, аннары “ЮМЗ” тракторына утырдым. Хәзер яңа. Токарьлыкка 2006 елда Сабада Мәгъдәнур абый өйрәтте. Мин аның шәкерте “,– дип сөйли Рафил.
Универсал механизатор “К-742” тракторында урамнарны, ферма, парк территорияләрен кардан чистартканнан соң, минем эш бетте, дип кайтып китә торган егет түгел. Токарь станогы янына килә дә, кемнән нинди заказ бар, кирәкле детальне кырып та бирә. Хуҗалыкта узган язда 1625 гектарда дым каплатылырга тиеш булып, шуның 1170 гектары Рәхимуллин тракторына туры килгән. Урак җиткәч, “Нью Холланд” комбайнында 12125 центнер ашлык суктырган. Барысы 4690 эталон гектарда эш башкарган. Бу – механизаторлар арасында иң яхшы күрсәткеч.
Бозауларны яратсаң, тиз үсә
Яшь терлекләрне тәрбияләү, саклап калу – мөһим мәсьәләләрнең берсе. Үгез бозаулар билгеле авырлык җыйганнан соң симертүгә бәйләнсә, таналары киләчәктә савым сыерлары көтүен тулыландырачак. Шуңа да яшь маллар иң осталар кулына тапшырыла. Юлбат фермасында сәламәт бозаулар үстерү Рәфисә Галләмова белән Гөлсинә Гомәровага йөкләнгән. Сменалап эшлиләр. Берсе иртәнге сәгать 5.30да килсә, көндез аны икенчесе алыштыра. Без Гөлсинә Гомәрова сменасына туры килдек. Ул тракторчыга торактан тирес чыгарырга булыша иде. Бозауларның алдында ямь-яшел печән, моноазык, кыскасы, рационда каралганның барысы да бар. Гөлсинәнең хезмәт стажы 33 ел. Башта сыерлар сауган, 10 ел элек яшь терлекләр торагына күчкән.
“Фермада бозауларны яратсаң гына эшли аласың. Азык китергәч, торакка керә башлауга ук, ашыйсылары килгәнне белдергәндәй, мөгри башлыйлар. Тамаклары туйганын күреп күңел сөенә. Эштә бернинди проблема да юк, аллага шөкер. Хезмәт хакларын вакытында алабыз. Ишле мал янында мәш килүе үзебезгә дә күңелле”, – ди Гөлсинә.
Бозаулар белән терлекчеләр арасында менә шундый җылы мөнәсәбәт. Югары артым алыр өчен торакта шартлар да тудырылган. Малкайлар көнләп түгел, сәгатьләп үсәләр, тиз көрәяләр.
“Икесенә 250-270 баш бозаулар тәрбиялиләр. Һәрберсеннән уртача 995 грамм артым алдылар. Рәфисәгә 60 яшь тула, пенсиягә чыгуга карамастан, эшен дәвам итә”,–диде баш зоотехник Энҗе Хаҗиева бозау караучылар турында. Таң әтәчләре дә йоклаган вакытта эш урыннарына ашыгучы терлекчеләр үз эшләренең осталарына әйләнгән.
Уңганнарга урын түрдән
Предприятиенең Юлбат фермасы былтыр сөт җитештерүне планга карата - 107, 2021 ел күрсәткече белән чагыштырганда 111 процент үсеш белән тәмамлады. Бер сыерның уртача продуктлылыгы 8482 килограммга җитте. Барлыгы 13357 центнер сөт савып алынды. Фермада Гөлшат Хуҗина, Гөлфирә Сәйфуллина, Эльвира Хуҗина, Фәния Мифтахова, Илсөяр Мөбарәкшинага 190 сыер беркетелгән. Хәзерге вакытта шуларның 162се савыла. Раздойдагы һәм ташланган сыерларга “Иген” кооперативыннан китерелгән моноазык ашатыла. Сөтнең артуына рационның шулай төрләндерелүе сизелерлек йогынты ясаган.
“Кичәге көнгә сыерларның продуктлылыгы 26,5 килограмм иде. Тулай савым 4250-4300 литр тәшкил итә. Бүген 2нче сменага Илсөяр Мөбарәкшина, Әнисә Рәхимуллина һәм алмаш савымчы Тәнзилә Гатауллина килде. Көндезге савымны төгәлләделәр, хәзер кичкесенә әзерләнәләр. Сыерларны утарга чыгаралар, Ибраһим Гомәровка сыерларны ясалма орлыкландырырга булышалар. Эшләре 7ләрдә генә бетә, барысы да вакыт белән исәпләшмичә, мул продукция алу турында кайгырта”,– ди Энҗе Хаҗиева
Савылган сөт барысына да тигез бүленә. Шулай да 2022 елда Илсөяр Мөбарәкшинаның эш көне күбрәк булган. Ул 2002 елдан фермада сыер сава башлаган. Аңарчы китапханәдә, мәдәният йортында эшләгән. “Ни өчен?” дигән сорауга Илсөяр уенын-чынын кушып: “Бик уңган, тырыш булгач чакырганнардыр инде”,– дип җавап бирде. Ә бит чынбарлыкта да шулай.
Ерак калмый язга да
Бу көннәрдә предприятие игенчеләре техника паркында язгы кыр эшләренә әзерләнә.
“Авыл хуҗалыгы тагылма кораллары: тырма, культиватор, чәчкеч ремонтланып бетте, 2 культиватор аммиак кертүгә көйләнде. “Санфлауэр” һәм “ПК-1080” агрегатлары төзек хәлдә. Чират – печән әзерләү техникасына“,– ди инженер Хәлил Сабиров.
Агрегатларның төзеклеген булдыруда эретеп ябыштыручылар Рәзиф Ситдыйков, Марсель Хуҗин, слесарьлар Вакыйф Галимҗанов, Маннур Сәйфуллин, Зөфәр Мәҗитов, Фәнияр Ибәтуллин тырышлыкларын кызганмаган. Араларында иң өлкәне Маннур Сәйфуллинның 42 ел хезмәт стажы бар. Башта “Т-150” тракторында эшләгән, соңгы 12 елын сандалга куеп тимер төя. Гыйнвар- февраль аенда аның кулыннан 210 тырма үткән. Бер-берсе 20 тештән тора. Димәк, 4200 тапкыр тимер кыздырган дигән сүз. “Менә “Урта Саба” бригадасыннан 60 тырма китерделәр. Хәзер шуларны очлыйм”, – ди ветеран тракторчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев