Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Юлбат волонтерлары солдатларга пилмән ясый

“Волонтер” – инглиз теленнән “үз теләге белән ярдәм итүче” дип тәрҗемә ителә. Аларның барысын да бер уртак максат - кешеләргә, әйләнә-тирәгә ярдәм итү теләге берләштерә.

  Соңгы елларда безнең районыбызда да волонтерлар хәрәкәте үсте һәм ныгыды. Махсус хәрби операция башлану белән “волонтерлар” дигән төшенчәнең асылы тагын да ачылып, Ватан хакына игелекле эшләргә күтәрелгән халкыбызның бердәмлеген, таулар күчерер көч-куәте барлыгын янә бер кат исбатлады. Без дә бу көннәрдә Юлбат авылында яшәүчеләрнең күңелләрендә яшәгән игелеклелек, мәрхәмәтлелек хисләре изге гамәлләр булып ташып чыгуына инанып кайттык.

“Контракт төзим дә ки­тәм...”­

Бу көннәрдә  әлеге авылның уңган апа-сеңелләре мәдәният йортына җыелып, солдатларга пилмән ясау эшенә керешкәннәр. Бертөркем ханым­нар камыр эшендә булсалар, икенчеләре кулларына күз дә иярмичә маскировка  челтәрләре үрәләр.  “Егетләребезгә Яңа ел ризыгы булсын, аз булса да өй җылысын тойсыннар дип, бу эшне башладык. Аларны гуманитар йөк машиналарында махсус туңдыргычлар белән озатачакбыз. Яңа ел рухы да сизелеп, тәннәренә көч-куәт өстәсен”, – диләр алар. Өйдә киселгән токмачларны да яратып ашауларын, җылы оекбашлардан өзелмәүләрен,  гомумән, һәр җибәргән ярдәмнең кулларына килеп ирешүләрен ишетеп, яңадан  канатланып эшкә керешәләр алар. 

“Махсус хәрби операция башлануга авылыбызның  Мөбарәкҗанов­лар гаиләсе маскировка челтәрләре үрүне башлап җибәрделәр. Гаиләләре белән бу эшнең нечкәлекләренә өйрәнеп,  изге гамәлгә авыл халкы да бердәм кушылды. Башта файдаланылмый торган челтәрләрдән тасмалар телеп эшләнелде. Ул вакытта ук бик күп маскировка челтәрләре үрелде”, – дип сөйли узган елдан бу эшне дәвам итүче авылның кураторы Гөлназ Әгъләметдинова.

Ул махсус хәрби операция башлануга, егетләргә ярдәмгә керешә: кипкән ашлар тутырышырга йөри, үзлегеннән сохарилар киптерә, токмачлар кисә, 100дән артык пар оекбашлар бәйли.

“Егетләр чираттагы ялга кайта башлагач, үз кулым белән биреп җибәрә идем. Кибеткә аз гына кеше керми торса  – кул эшенә тотынам. Аннан авыл халкыннан әйберләр җыя башладым.  Кем нәрсә белән  булдыра алды – шуның белән ярдәм итте. Без,  3-4 хатын-кыз,  токмач кисүдән бер дә туктамадык.  Аннары өйләрдә  урын таррак булгач,  “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Айнур Садыйковтан рөхсәт алып, хуҗалык ашханәсендә 50, 70 йомыркага кисә башладык.  Кураторлыкны үз кулыма алганнан соң яңадан маскировка челтәрләре үрү эшен дә башлап җибәрдек. Инде 23нче сетканы төгәллибез. Штабтан нәрсә кирәклеге турында хәбәр алуга, шул эшкә керешәбез”, – дип сөйли ул.

Тәмам арылып, бу эштән туктыйм, дигән көннәре дә булуын, халыктан финанс ярдәмен үзенә кирәк кебек  сорарга    туры килгәнен дә  яшерми Гөлназ. Әмма изге гамәлләргә  бер күңел салгач, һич читкә   куеп  булмый. Бу эшкә баш-аягы белән чумып, иртән китеп, кич кайтып,  вакытында ашарга пешмичә, гаиләсендә шелтә алган көннәре дә була.  “Әгәр монысына гына риза булмыйсыз икән – контракт төзим дә  шунда китәм”, – ди ул ике дә уйламыйча. Ә аның әйткән сүзендә нык торучан холкын белгәнгә, башка бу турыда кабатламыйлар. “Бер башлагач, ахырына кадәр дәвам итәргә бурычлымын. Хыялым махсус хәрби операция барган урыннарны, егетләрне  барып күрү. Мин моны озакламый чынга ашырырмын дип уйлыйм”, –ди тынгысыз һәм  куркусыз Гөлназ. Оста оештыру сәләтенә ия, шуңа  үзе артыннан башкаларны да ияртә алган ханымның  авыл халкы алдында да абруе зур.

“Гөлназ кураторлыкка  алынгач, эш  җанланып китте. Үзе рульдә йөргәч тә уңайлы,  кирәкле әйберне алып кайта,  әзерен  штабка илтә.  Үзе төйи, үзе бушата.   Группага бер сүз язуга без күтәреп алабыз. Бер кеше башлап йөрмәсә, бер эш тә бармый. Гөлназ  әниебез шикелле ияртеп йөртә”, – ди аның турында үзе дә бу эштә башлап йөрүчеләрнең берсе Гөлниса Төхвәтуллина. 

Шимбә, ял көннәреннән кала, мәдәният йортында һәр кичне челтәр үрү эше гөрли.   Авылның өлкәннәре дә бу изге гамәлдән  читтә калмый.  Гомеренең 42 елын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Фәния апа Хаҗиевага  79 яшь булса да, яшьләрдән һич калышмый. “Аз булса да ярдәмем тисен дип, булыша алуыма куанып йөрим. Беренче көннән бик теләп кушылдым. Токмачын да бастым, оекбашын да бәйләдем, акча белән дә өлешемне кертәм. Шул күңелемә рәхәтлек бирә. Өч кыз үстердек. Иптәшем Рәшит  2012 елда вафат булды”, – дип сөйли Фәния ханым. Шулай ук өлкән яшьтәге Мөршидә апа Хәмитова да яшьләр белән бер сафта.

Солдат әниләре – сабырлык үрнәкләре

Бүген  Юлбат авыл җирлегеннән 12 егет махсус хәрби операциядә катнаша.  Юлбатның үзеннән 5 егет – абыйлы-энеле Мөнир белән Фәнүс Халиковлар,  Фәргать белән Фансат Хуҗиннар, Инсаф Фәләхов илебез  иминлеген саклый.

“Егетләрнең алдан кайтасыларын белсәк,  акча җыйнап куябыз. Күптән түгел генә Фәнүс Халиков кайтып, аңа Юлбат авылы һәм  башка авыллар кураторлары ярдәме белән 60 меңлек кирәк-яраклар алып озаттык, шулай ук Инсаф Фәләховка 90 меңгә генератор сатып алдык.   Үзебезнең авылларга дип кенә түгел, кемгә  тиз арада  акча  кирәк була, шуңа ярдәм итәбез. Авыл кураторлары белән гел элемтәдә торабыз”, – ди Гөлназ.

Солдат әниләре Мәрзия Халикова, Гөлсинә Фәләхова, Нәфисә Хуҗинаның  күзләрендә моң-сагыш эленеп торса да, улларының исән-сау булуына куанып, авылдашларына рәхмәтле булып яшиләр. 

“Илебезне безнең балалар сакламаса–кем саклар? Ватанны саклаучылар бит инде алар.  Баштарак көн-төн еладым. Ашаудан, йокыдан калдым, үземә урын таба алмадым.  Инде авырлык белән булса да күнегеп киләбез.  Ирем Фердинанд белән алты бала –биш малай, бер кыз  тәрбияләп үстердек. Ирем вафатына 23 ел булды”, –ди ике улы – Фәргать белән  Фансатны махсус хәрби операциягә озаткан Нәфисә апа.

Бу көннәрдә улларының берсе яраланып, икенчесе чираттагы ялга кайткан.  Шигъри җанлы ветеран укытучы  Мәрзия апаның да  уллары Мөнир  – Луганск,  Фәнүс  Запорожье юнәлешендә  тынычлык сагында тора.  Сабыр йөрәкле ана  улларының  исән-сау әйләнеп кайтуларына көн-төн  догада булып, күңелендәге сагыну-сагышларын шигырь юлларына күчереп  юаныч таба.   Гөлсинә Фәләхованың  төпчек улы Инсаф сапер булып хезмәт итә. Июль аенда өченче сабые тугач чираттагы ялга кайткан.

  “Башта  Сватовода, аннары Кременнойда булдылар. Тагын күченделәр. Икенче урынга күчү бик җайсыз. Үзләренчә җайлашкан урынны калдырып,  яңабаштан корырга кирәк. Бар нәрсәне дә алып китү мөмкинлеге юк. Зарланмыйлар, әйбәттән башка берни әйтмиләр”, –  ди 36 ел балаларга белем һәм тәрбия биргән мөгаллимә.

Солдат әниләре    үзләрен зурлап төрле бәйрәм чараларына чакырган район җитәкчелегенә, авыл халкына, китапханәче Нәсфия Хәмитовага, куратор Гөлназ Әгъ­лә­метдиновага, гомумән, битараф булмаган һәркемгә рәхмәтле булып яшиләр.  Шәхси ярдәмче хуҗалыкларында терлекләр  асрау белән шөгыльләнгән  абыйлы-энеле Ирек һәм Илшат Төхвәтуллиннарга да авыл халкының ихтирамы зур. Киң күңелле,  юмарт егетләр солдатларга  пилмән ясарга ит белән булышырга да вәгъдә биргәннәр.  Акчалата да ярдәмнәреннән ташламыйлар. Изгелеккә игелек иярә, ди халкыбыз. Юлбатлылар мисалында да бу гыйбарәнең хаклыгына  тагын бер кат инанасың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев