Юлда исерек булсан, судта акланудан файда юк
Шушы көннәрдә җәмәгать судьясы районыбыз авылларының берсендә яшәүче 37 яшьлек Солтановка карата кузгатылган административ хокук бозу турындагы эшне карады
Суд залыннан
Шушы көннәрдә җәмәгать судьясы районыбыз авылларының берсендә яшәүче 37 яшьлек Солтановка карата кузгатылган административ хокук бозу турындагы эшне карады. Ул быел 13 февральдә Иске Икшермә авылы урамында автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән.
“Юпитер” алкотекторы ярдәмендә тикшерү вакытында аның өргән сулышында 0,625 мг/л концентрациясендә этил спиртының барлыгы ачыклана. Солтанов суд утырышына килде һәм, акланырга теләп төрле сәбәпләр китерергә тырышып караса да, үзенең гаебен тулысынча тануын белдерде. Хәзер аңа шулай ук ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итүдән тыелып торырга һәм 45 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Ике ай эчендә.
Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев