Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Юлдагылар юлда булсыннар

26 октябрь – Автомобиль транспорты хезмәтчәннәре көне

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә автотранспорт хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Соңгы елларда районыбызның бу тарма­гы җаваплылыгы чикләнгән “Рамазан”, “Яшен” җәмгыятьләре эшчәнлегендә ачык  күренә. Хәзер мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләре, җәмәгать оешмалары эшчәнлеген шушы коллективлардан башка  күз алдына да китерә алмыйсың.

Оешмаларга Шәмәрдән авылында нигез  салына: 11 кешесе, 9 транспорты була. Эшне 2003 ел башында Сабага  күчеп,  сатып алынган административ бинага реконструкция  ясап дәвам итәләр. Шул  елда Рамазан  Сәгыйть  улы Зарипов тарафыннан гамәлгә куелган “Рамазан” һәм “Яшен”дә хәзер 67 шофер эшли, 111 берәмлек техника  исәпләнә. Барысына да  “Глонасс-112” навигация приборы һәм тотылган ягулык күләмен билгеләүче датчик куелган. Төрле  маркадагы автобуслар районның барлык мәктәпләренә, балалар бакчаларына, социаль һәм мәдәният учреждениеләренә, аграр көллияткә, спорт оешмаларына,  сәламәтләндерү лагерьларына хезмәт  күрсәтә, “Бала-һөнәр” проекты буенча балаларны хезмәт коллективларына йөртә. Шулай ук физик затларның заявкаларын да үти. Гомумән, транспорт мәсьәләсендә  мөрәҗәгать итүчеләр бетеп торганы юк. Йөздән артык техникасы булган оешманың төп бурычы – балаларны исән-имин дәресләргә,  ярышларга, төрле секцияләргә, күнегүләргә йөртү.  Бу оешмада тәҗрибәле шоферлар гына эшли. Эшнең сәгать механизмы кебек көйле ритмда оештырылуын күрәсең килсә, иртәнге сәгать 4-5 тә “Яшен”гә  кил. Шоферлар диспетчер Әнисә Ганиевадан юллама алып, шушы вакытта рейска кузгала. “Бүген дә сәгать 6да путевка  яза башлаган идем. Рамил Закиров, Равил Гарипов, Айдар Хәмидуллинны, хәерле юл теләп, Казанга, Адель Гаффаровны Түбән Камага  озаттык. Алар  музей коллективын киңәшмәгә, Шәмәрдән лицее, гимназия, Түбән Шытсу мәктәбе  укучыларын экскурсиягә алып китте. Марат Нургалиев, Делюс Галәвиев, Айрат Бәшәров балаларны “Сабантуй” комплексына,  Фәнис Төхбәтуллин белән Раиф Исхаков  балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне атнаның һәр биш көнендә Лесхоз Боз сараена йөртәләр. Алар өйләренә   кайтып җиткәндә кичке 9-10 була.  Марс  Хөснуллин белән Илдус Галимов район эчендә Саба - Шәмәрдән маршруты буенча пассажирларга хезмәт күрсәтә. Илфат Ганиев, Илгизәр Кәримов мәдәният һәм  мәгариф хезмәткәрләрен Балтачка алып китте. Иртәгә Руслан Галимуллин бадминтон ярышына баручылар белән Түбән Новгородка юлга чыга. Әле төннәрен дә олысын-кечесен аэропортларга, вокзалларга илтәбез  яки  каршы алабыз”, – диде 2008 елдан бирле хезмәтен зур җаваплылык белән  башкаручы Әнисә ханым.

“Шоферлар барысы да тәртипле, юл хәрәкәте  кагыйдәләрен төгәл үтиләр,–  дип тә өстәде баш инженер Илнар Сөнгатуллин.  

“Яшен”гә 2012 елда килгән  идем. Шуннан бирле тәгәрмәчләр өстендә. Автобуслар белән бөтен Татарстан буенча   йөрибез. Башка төбәкләргә дә чыгабыз. Санкт-Петербургка кадәр барып җиткән  бар. Техника гына ватылмасын”, – диде Рөстәм Фәһмиев.  Һөнәри  бәйрәмдә аның күпьеллык хезмәте Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты  белән  билгеләп  үтелә.  Шулай ук  Айнур Борһанов, Делюс Галәвиев, Руслан Галимуллин, Рифат Зәйнуллин, Флюр Фаваризов, Алия Шәрәфетдинова, Айдар Хәмидуллин әлеге хөрмәткә лаек булдылар.

Быел 9 айда “Яшен” җәмгыяте оешма-учреждениеләргә 102 миллион сумлык хезмәт күрсәткән. “Рамазан” оешмасы  коллективы 31 миллион сумлык эш башкарган. Шуның 24 миллион сумы район  авыллары урамнарына 51302 квадрат метрда вак таш җәюдән кергән акча. Үсешкә коллективларның максатчан хезмәте белән ирешелгән. Йөрер юлларының норматив хәлгә китерелүенә һәркем эчке канәгатьлек белдерә. (Фотолар һәм видео saby-rt.ru сайтында, социаль челтәрләрдә.)

 

Рамазан Зарипов,
Җаваплылыгы  чикләнгән “Яшен”, “Рамазан” һәм “Таш” җәмгыятьләре генераль директоры:
Хезмәттәшләремне – ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм! Сез үз хезмәтегезнең тормыш-көнкүрештәге ролен яхшы аңлап, халык хуҗалыгы йөкләрен, балаларны  йөртүдә, пассажирлар ташуда зур тырышлык куеп эшлисез. Һөнәрегезгә чиксез бирелгәнлек,  ышанып тапшырылган эш өчен югары җаваплылык хисләре һәм  оешканлык  үрнәге   күрсәтәсез. Районыбыз икътисадының үсешенә,  халкының тормышы-көнкүреше  яхшыруга зур өлеш кертәсез. Хөрмәтле хезмәттәшләр  һәм ветераннар! Намуслы  хезмәтегез  өчен  сезгә ихлас ихтирамымны   белдерәм.  Бәйрәм көнендә барыгызга да  мөһим һәм социаль әһәмияткә ия булган хезмәттә уңышлар,  киң һәм тигез юллар, аларда бер-береңне аңлау һәм хөрмәт итү атмосферасы телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев