Юлларда саграк йөрик
Республикада 18 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр «Каршы як полоса» профилактик чарасы бара
Юлларда бәхетсезлек очракларын кисәтү максатынннан 18 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр республикада «Каршы як полоса» профилактик чарасы бара. Бу чорда кагыйдәләрне шушы рәвешле бозучылар аеруча игътибарга алыначак. Агымдагы елның 10 аенда Татарстанда йөртүчеләрнең шундый хәтәр маневр ясаулары аркасында 206 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аварияләрдә 89 кеше үлгән, 350 кеше тән җәрәхәтләре алган. Юл-транспорт һәлакәтләренең иң еш очрагы – каршы як хәрәкәт юлына чыгып бәрелешүләр барлык фаҗигаләрнең 34,2 процентын алып тора.
“Ел башыннан районда каршы як полосага чыгып узып киткән 140 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылды. Узып китү кагыйдәләрен бозган өчен 5000 сум күләмендә штраф яки 6 айга кадәр транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Икенче тапкыр кагыйдәне бозучы бер елга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Моннан тыш, административ җәзага дучар ителгән һәм әлеге гамәл өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән затка өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный”,– дип искәртә ГАИның район бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев