“Юрауларымны туктаттым”
Күрәзәчелек итү гөнаһ эшләрдән санала. Әмма намаз әһеле булган әбиемдә дә, дин тоткан әтиемдә дә күп елларга алдан күрүчәнлек сәләте бар иде.
Тик без, балалар, моңа игътибар бирмәгәнбез, алар сөйләгәннәрне әкият дип кабул иткәнбез. Мәктәптә бит безне дингә дә, хорафатларга да, серле-сәер хәлләргә дә ышанмаска өйрәтеп килделәр.
Менә хәзер телевизордан җирнең глобаль җылынуы, планетабызның төньяк һәм көньяк түбәләрендәге бозлыкларның эреп, күп кенә илләрне, шул исәптән, Америка шәһәрләрен су басу ихтималлылыгы турында еш сөйлиләр. 1978 елда вафат булган әбием бу турыда инде әйтеп калдырган иде. Бигрәк тә Американы су басачак дигән сүзләре күңелгә сеңеп калган.
Җитмешенче еллар башында аклы-каралы телевизор сатып алдык, төслеләр юк иде әле. “Киләчәктә мондый зур күләмле, авыр телевизорлар булмаячак, кәгазь калынлыгында гына булып, стенага элеп куярдайлары чыгачак”, – дигән иде шул чакта әтием.
Ышанмадык, билгеле, ә бит шундый көн килде! Телевизорлар юка хәзер. Алга таба кәгазь калынлыгында булмас дип кем әйтә ала?
Бу мисаллар – истә калганнары гына. Әмма үткәннәрне күрү, алдагысын күзаллау сәләте нәселдән киләдер, мөгаен. Сеңлемдә дә бар андый сәләт. “Институтта укыган елларда ук иптәш кызларга уен карталары белән юрый идем, әйткәннәремнең барысы да туры килә иде”, – ди ул.
Ә бервакыт сеңлем төш күргән. Имеш, бик күп бабайлар тезелешеп, урам буйлап тәкъбир әйтеп киләләр икән. “Шуннан нык куркып уяндым, югарыдан кисәтү булгандыр бу дип уйлап, юрауларымны туктаттым”, – ди.
Еллар үтә торды. Сеңлем үз гаиләсен корды, балалары туды. Әйбәт кенә яшәп ятканда бик зур, авыр сынаулар килде аларга. Шулчакта сеңлемнең күрәзәчелек сәләте кабат калкып чыкты. Аптыраудан, чарасызлыктан, борчулардан, әлбәттә.
Әлеге сәләт белән акча эшләү максаты куймады ул. Чит кешеләргә сиздермичә генә, таныш-белешләренә, дусларына, күрше-тирәләренә юрады. Үткәннәрен генә түгел, киләчәктә ни көткәнен дә әйтеп бирә иде. Һәм беркайчан да ялгышмады, юраганнары юш килде. Гөнаһтан куркып, бу “эш” белән шөгыльләнми хәзер. Мәктәптә укыта, һөнәрен бик ярата. Мин үзем, аннан шактый олы булсам да, еш кына киңәшләрен сорыйм. Төпле сүзләре бик ярап куя.
Сания ЗӘЙНЕТДИНОВА. Казан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев