Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Изге эш илгә тарала

Халыкара өлкәннәр көне уңа­еннан “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе “Кайгырту” фондына иганә җыю буенча радиомарафон үткәрде.

Юридик  һәм физик  затларның  аз керемле гаиләләргә, мохтаҗларга, өлкәннәргә булышу максатында көн дәвамында барган  чарада Саба  муниципаль районы башкарма комитеты, җәмәгать оешмалары, социаль яклау учреждениеләре, оешма-предприятиеләр  җитәкчеләре,  авыл  җирлекләре  башлыклары катнашты.

Шул  ук  вакытта  оешма-пред­­­приятие,  учреждение  җи­тәк­челәре, шәхси эшмәкәрләр үзләрендә эшләп  лаеклы  ялга  чыккан  пенсионерларның яшәү  урыннарында булып  яисә офисларга  чакырып хөрмәтләделәр. Продукция тулы  пакетлар,  акчалата конвертлар тапшырдылар. Гамәлдә булудан туктаган предприятиеләрдә хезмәт иткән  яисә читтән күченеп кайткан өлкәннәр дә игътибардан читтә калмады. Әлеге категория райондашларыбыз Өлкәннәр  көнендә яңа эш башлаган оешма җитәкчеләре, кече һәм урта бизнес вәкиллләре тарафыннан искә алынды. Район  җитәкчелеге үзләренең мөмкинлекләреннән  чыгып табышларын  бүлешкән, игелеклелек  үрнәге   күрсәткәннәрнең барысына да зур рәхмәт белдерә, эшләренең  уң булуын тели.

Фотода: "Кайгырту" хәйрия фонды эшчәнлеге буенча аның вәкиле, район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы җитәкчесе Гөлназ Нигъмәтҗанова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев