Кабак тудырган тамаша
Районыбызда “Кабак бәйрәме” быел 22 нче тапкыр үтте
Алтын көзнең җылы, кояшлы бер көнендә «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе коллективы кабат халыкны кабак бәйрәменә җыйды.
18 сентябрь көнне үзәк мәйдан чын Сабантуйны хәтерләтте: кабактан әзерләнгән күз явын алырлык композицияләр, ризыклардан сыгылып торган өстәлләр урам буйлап тезелеп, тәмле-татлы хуш исләр бөтен тирә-юньгә таралды. “Кабак” бәйрәме Татарстанның башка бер генә районында да үтми. Әлеге бәйрәм Сабабызга тамга булып тагылды. Радиодан хәбәр бирүгә, сез кабак тамашасына әзерлекне башлыйсыз. Бәйрәм дә үзегезгә күтәренке рух алып китәрлек булсын»”, – дип “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова барлык тамашачыларга, мәдәният, мәгариф, социаль учреждениеләре, оешма-предприятиеләр коллективларына һәм 22 ел дәвамында бәйрәм үткәрергә мөмкинлек биргән районыбыз җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерде. Быел кабак үстерүчеләр өчен һава торышының уңай килүе әллә кайдан күзгә ташлана: бакча патшабикәләре күз күреп ышанмаслык зур булып өлгергәннәр. Елдагыча, иң түрдә бәйрәмнең төп хуҗалары – зур-зур сигез кабак урын алган иде.
“Инде быел кабак бәйрәмендә яңалык булмас, башка уйлап чыгарырлык әйбер калмагандыр дип киләсең, ә чынлыкта ел саен мондагы тамашаны күреп таң каласың. Әгәр бирегә җыйналган халыкның 10 проценты гына булса да тормышында кабакны куллана, шуның белән сәламәтлеген яхшырта икән, бу бәйрәмнең роле зур дигән сүз. Кабак бәйрәменең артында нинди зур хезмәт, күңел бирү ята. Аны утыртып үстерүдән башлап, бүгенге көндәге эшләнмәләргә кадәр күпме кешенең көче кергән. Бәйрәмне оештыручыларга, кабактан күз явын алырдай эшләнмәләр ясаучыларга, тамаша кылучыларга зур рәхмәт. Сезнең тырышлыкны табигать тә күрә, нинди матур көн бүләк итте”, –диде үз чыгышында муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов.
Быел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителгәнлектән, кабак бәйрәменә дә хәрби-патриотик рух хөкем сөреп, районыбыз осталары композицияләрдә әлеге теманы зур осталык белән чагылдырганнар иде. Бәйрәм кунакларын ерактан ук хәрби кабаклар, солдатлар гаскәре сәламләде. Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты коллективы үзләре үк хәрби киемнәрдән килеп, кабакларга да шушы рухны күчергәннәр. Оешма җитәкчесе Марсель Хуҗин кабак бәйрәменең коллективларны берләштерүдәге әһәмиятен дә билгеләп үтте.
Район мәдәният бүлегенең бердәм, көчле коллективы быел да үзләренә аерым зур мәйдан-алан ясап, зур фантазияләре белән «кабаклар патшалыгы» тудырганнар. Биредәге кабак эшләнмәләреннән күзләр камашты. Шекше мәдәният йорты әлеге авылда берничә ел рәттән үтүче Бал бәйрәменә ишарәләп, күргәзмәләрен “Баллы кабак туе” тематикасына багышлаганнар иде.
“Бүгенге бәйрәмгә кабактан торган бай сый-нигъмәтне дә, күргәзмәне дә “Зиләйлүк” фольклор коллективы белән берлектә әзерләдек. Тутырылган җимешле кабак, тутырылган итле кабак, кабак бөккәне, мантый, шарлоткалар, кабак коймаклары пешереп алып килдек. Кабак суы, кагы, цукаты, вареньесын авыз итә аласыз”, – дип таныштырды Шекше мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Хисмәтова.
Шулай ук шекшелеләр кабактан как, бәлеш ясау буенча мастер-класс та үткәрделәр. Финанс-бюджет палатасы коллективы быел да бик тә үзенчәлекле композиция әзерләп килеп, район буенча иң күп салым кертүче оешмаларны кабаклар зурлыгы белән сурәтләгәннәр иде. Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның халык рәссамы, якташыбыз Мөдәррис Минһаҗев икенче ел рәттән “Сабада кабак бәйрәме” дип аталган күргәзмә тәкъдим итеп, тамашачыларны югары сәнгать әсәрләре белән таныштырды. “Оникс” мәгариф үзәге коллективы әти-әниләр, укучылар көче белән берлектә әзерләгән ризыкларны саткан керемнәрен махсус хәрби операциядә катнашучыларга озатачакларын әйттеләр. “Мәктәбебездә җыйналган гуманитар ярдәмне дә “Солдатка аш” үзәгенә тапшырачакбыз. Бу эшкә барчабыз да бик теләп кушылды”, – ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әнисә Ганиева.
Кабак бәйрәменең географиясе елдан-ел киңәюен Казан шәһәреннән килгән флористика белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрнең кабакның моңарчы күрелмәгән сортларын тәкъдим иткән күргәзмәләре тагын бер кат раслады. Алар арасында “кутырлы -кендекле”, бик тә үзенчәлекле кабаклар да, ашау өчен махсус утыртылган бер порциялелекләре дә бар иде.
“Безнең Казанда берничә чәчәк кибетебез бар. Быел чәчәкләр белән бергә, төрле кабаклар үстерүгә дә зур әһәмият бирдек. Бу бәйрәм турында дустыбыздан ишетеп килдек. Бу масштаблы, күңелле, үзенчәлекле чарадан таң калдык. Мондагы төсләр яктылыгыннан күзләр камашырлык. Үзебез дә кабакның 10нан артык декоратив сорты белән бергә, ашау өчен яраклы төрләрен дә алып килдек. Шулай ук бездә букетлар ясау, декор, фасадлар, интерьерлар өчен төрле эксклюзив кабаклар бар. Бүгенге чарада катнаша алуыбызга бик шатбыз”, – ди эшмәкәр Люция Алмакаева.
Иң зур кабак үстерүче булып быел Урта Сабадан Саматовлар гаиләсе танылды, аларның гигант кабагы 146,7 килограмм тәшкил итте. Ул бу бәйрәм тарихында әлегә рекордлы кабак буларак язылды. Икенче урынны 139,5 килограммлы “пәһлеваны” белән Байлар Сабасыннан берничә ел рәттән кабак үстерүдә лидер булып танылган Алисә Һадиева алды. Өченче урын Олыяз авылыннан Ирек Галиуллинның 80,7 килограмлы “яшелчә патшабикә”сенә бирелде.
“Бу бәйрәмдә беренче елны гына катнашабыз. Узган ел Кабак бәйрәмендә Алисәдән орлыгын сатып алып, без дә кызыгып үстереп карарга булдык. Ике төптән бары ике кабак үстердек. Икенчесе 108 килолы булды. Кабак төшләрен урамга гына утырттым. 9 августта беренче кабаклары күренә генә башлаган иде әле. Үстерү технологиясен катлаулы димәс идем, шулай да көндәлек карап тору кирәк”, –ди Гөлия Саматова.
“Иң матур фотозона” номинациясендә – Саба гимназиясе һәм йөзү бассейны коллективлары, оешма- учреждениеләр арасында кабактан ясалган иң матур композиция номинациясендә 1 урынны район финанс-бюджет палатасы, мәдәният учреждениеләре арасында Лесхоз мәдәният йорты, китапханә һәм Сабабаш авыл клубы, мәктәпләр арасында Саба гимназиясе, балалар бакчалары арасында “Бәләкәч” балалар бакчасы алды.
Комиссия әгъзаларына һәр күргәзмә мәйданчыкларын карап, җиңүчеләрне бәяләү җиңелләрдән бирелмәде. Чөнки композицияләр берсеннән-берсе матур, кабатланмас, югары сәнгать әсәренә тиң булырлык иде. Бәйрәм тамашасын районыбыз, Казан шәһәреннән кайткан һәвәскәр җырчылар, агитбригадаларның күңелле чыгышлары ямьләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев