Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Каһарманнар һәйкәл булып мәңгеләштерелде

Бүген Кырбаш авылында Җиңү көне алдыннан стела-һәйкәл ачылды.

 

Бүген Кырбаш авылында Җиңү көне алдыннан стела-һәйкәл ачылды. Ул халыктан җыелган үзара салым акчасына төзелде. Изге  яуга  Кырбаштан ничә кеше  киткәнлеге турында   төгәл архив  метериаллары, мәгълүмат  юк. Мәрмәр плитәгә 40 кешенең фамилиясе   язылган. Шуларның 31е Ватан азатлыгы  өчен һәлак булган.  Хәзер Кырбашта  яшәүче  бердәнбер тыл ветераны Нина Константиновага 97 яшь. Өмет җепселләре өзелсә дә “кайтыр-кайтыр”, дип ирләрен көткән аналар да, тол апалар да гүр иясе инде.

Стеланы ачу тантанасында авыл халкы, балалар, башка чит җирләрдән бәйрәмгә кайтучылар, район  башлыгы  урынбасары Расих Закирҗанов, “Сугышчан туганлык” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Саба төбәк бүлеге әгъзалары, Шәмәрдән лицее  яшьармиячеләре катнашты.

Кырбаш – 59 кеше   яшәгән бер генә урамлы авыл. Биредә туганнарның   күбесе Шәмәрдәндә  яши. Халкы бердәм, бергә-бергә бәйрәмнәрен дә  үткәрәләр. Стела-һәйкәл шушы 59  кешедән берәр  мең сум   күләмендә җыелган  үзара  салымга  төзелде. Шулай итеп, кырбашлыларның 1941-1945 еллардагы батырлыгы  мәңгеләштерелде. Моңарчы яшь буын  сугышны бездән бик еракта булган мәхшәр итеп  кенә белде. Соңгы  вакыттагы  вакыйгалар исә карашларыбызны үзгәртте. Сугышның әле дә барыбызга да кагылылырга мөмкин икәнлеген, тынычлыкның  никадәр  кадерле булуын аңладык. Миллионнар  фаҗигасе  кабатланырга тиеш түгел. Шуңа барыгызга  да  аяз  күк   йөзе, тыныч  көннәр телим

,– диде Шәмәрдән  авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев халык  алдында  ясаган  чыгышында. Шулай ук стела  янындагы төсләре  уңган солдат  сынын да реставрацияләү турында   сүз булды.

Расих Закирҗанов  район башлыгы һәм башкарма комитет исеменнән бәйрәм тәбрикләүләрен, кырбашлыларга изге эшләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чарада катнашучыларны хәрби  комиссар  урынбасары Айрт Садыйков тәбрикләде. Бәйрәм авыл  үзешчәннәре һәм якташ җырчылары чыгышлары белән үрелеп барды. Соңыннан яңа  ачылган стелага  канәфер  чәчәкләре  куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев