Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Каймак” мае тәмле, диләр

Моннан 30 еллар элек хәзер редакциябез урнашкан бинадагы сөт кибетендә озаклап чират торулар онытылмый. Сәгать 6 тулганчы өлгермәсәң, сатучы ишекне эчтән бикләп тә куя: ул кичтә имчәк балаң сөтсез кала. Әйе, бар иде шундый заманнар.

      Хәзер  исә сөтнең ниндие  кирәк һәм  кайсы  кибеттән  аласың  ки­лә. Ишекләре 8-9га кадәр ачык. Әйтергә  кирәк, халыкның сөткә һәм сөт продуктларына иҗтыяҗын канәгатьләндерүгә  “Каймак” авыл хуҗалыгы кулла­ну-эшкәртү  кооперативы да зур  өлеш кертә. Аның  куллану ба­зарына килеп  керүенә озак­ламый  7 ел тула.  Кыска гына булган тарихына күз салсак, барысы да Мостафиннарның шәхси хуҗалыклардан  сөт  җыюыннан башланып китә.

“Җыябыз да,  кемгәдер  алып барып  бирәбез. Ягъни җитештерүчегә сөт продукциясе  ясар  өчен әзер  чимал сатабыз. Ә нишләп бу  эш үзебезнең  кулдан  килмәскә тиеш? Район хакимияте тәкъ­диме белән без дә шул юлдан  китәргә булдык.  Булышабыз, диделәр. 2016 елда район җитәкчелеге ярдәмендә  бизнес-проект төзелде, Устав булдырылды һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 8 миллион  сумлык грантын оттык. Шул  акчага  сөт эшкәртү цехы төзелде, кирәкле җиһазлар алынды. 2017 елның 9  маенда беренче продукцияне чыгардык”,– дип   сөйли кооператив  җитәкчесе  Айнур  Мостафин.

Эшләр көйләнеп киткәч, 8 миллион белән генә  чикләнеп  калмыйлар, билгеле. 2018 елда кооперативның үсешен күздә тотып, тагын конкурста катнашалар. Җиңеп  чыгалар. Нәтиҗәдә 4 миллион сумлык грантка һәм башка  финанс  чараларына сыр ясау өчен җиһазлар алына. Хәзерге вакытта кооперативның  сыр цехында “Голландский”, “Россиийский”, “Адыгейский” сортлары житештерелә. Киләчәктә аның ассортиментын арттырырга планлаштыралар. Тулаем  алганда, “Каймак”та 15 төрле  продукция (майлылыгы 3,2 һәм 2,5 процентлы сөт, атланмай,  каймак, кефир, катык, корт, эремчек  һ.б.) чыгарыла һәм  87 ноктага  таратыла. Шуның 60ка  якыны Казанда һәм  Питрәч, Кукмара,  Арча,  Әтнә,  Биектау районнарында урнашкан. Кибетләрдән башта  көндәлек  заявка  җыела, шуның нигезендә сөт продуктлары  чыгарыла.

“Барысына  да,  аеруча каймак­ка, майга  сорау зур. Яратып алалар, хәтта җиткерә дә  алмыйбыз. Бервакыт     бер ир-ат  ки­леп  керде,  Кукмара якларыннан икән. Үзебез шул  районга төяп җибәргәнен сатып алырга өлгермәвен  әйтте. Шуңа күрә  каймакка дип үз машинасында  килергә булган. Районыбыз авылларыннан да  клиентларыбыз шактый. Чөнки экологик чиста чимал эшкәртәбез, бернинди  катнашмалар кушылмаган натураль  продукция ясыйбыз”,– диде безгә цех начальнигы  Гөлназ Фәләхиева. 

Аның сүзләрен  раслагандай цехка бер клиентлары  килеп тә  керде. Ике басу Арташ­тан Фәридә Гаянова булып  чыкты  ул. Шәхси  кибет тоталар.

”Каймак” продукциясен тәмле дип тиз алып  бетерәләр. Сатуда даими тотарга тырышабыз”,– диде  Фәридә. 

Сөт бизнесында иң мөһиме  – сыйфатка  контроль булдыру. Анысы  лаборант Айсылу  Шә­рәфиева җаваплылыгында. 

Цехта корт, сыр, эремчек  ясаучы Ләйлә Гаянова, Талия Газизова да сөт сәнәгатендә зур тәҗрибәгә ия эшчеләр.    Кооперативның 180нән артык әгъзасы бар, алар көненә уртача  4 тонна сөт  тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев