Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кан тамырлары үзәге төзелеше дәвам итә

Төзелеш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Агымдагы атнада Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов эш төркеме белән кан тамырлары үзәге төзелешендә булды. Төзелеш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, Саба үзәк хастаханәсе каршында 6 мең квадрат метрдан артык мәйданлы 3 катлы кан тамырлары үзәге бинасы төзелә. Катлаулы формадагы бина, планда хирургия корпусының гамәлдәге бинасына терәлеп проектланган, ул «Т»хәрефе рәвешендә булачак. Үзәк эндоскопия һәм кабул итү-диагностика бүлекләре булган, баш мие кан әйләнеше кискен бозылулары булган авыруларны дәвалау өчен билгеләнгән.

Учреждение 2024 елдан 2025 елга кадәр "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт проекты кысаларында төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев