Канатлы дусларыбыз сыерчыкларга өй әзер
«Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» дәүләт-бюджет учреждение хезмәткәрләре Саба урманчылыгының урман фонды территориясендә кошлар өчен 170 сыерчык оясы ясап элгәннәр.
«Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» дәүләт-бюджет учреждение хезмәткәрләре Саба урманчылыгының урман фонды территориясендә кошлар өчен 170 сыерчык оясы ясап элгәннәр.
Урман хуҗалыгы директоры урынбасары Рита Бикмиева сөйләвенчә, мондый эшләр кошларны җәлеп итү, аларның санын һәм төрләрен саклау, шулай ук урманнарны корткычлардан саклау максатларында башкарыла.
«Кошлар урманның сәламәтлеген саклауда төп роль уйный, алар корткычларның санын контрольдә тотарга булыша, үсемлек орлыкларын тарата. Ясалма оялар урнаштыру кошларга оя кору өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыра, бу исә, үз чиратында, биологик төрлелекне дә сакларга ярдәм итә»,– ди Рита Бикмиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев