Картинг буенча 2025 сезонына йомгак ясау тантанасында районыбызның яшь спортчыларын хөрмәтләделәр
12 нче мәртәбә уздырылган тантаналы чара спортчыларны, тренерларны, клублар һәм республиканың автомобиль спорты федерациясе вәкилләрен җыйды.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе идарәсенең концертлар залында картинг буенча 2025 сезонына йомгак ясау тантанасы булды. 12 нче мәртәбә уздырылган тантаналы чара спортчыларны, тренерларны, клублар һәм республиканың автомобиль спорты федерациясе вәкилләрен җыйды.
Бу көнне 17 сыйныфларда 2025 елгы ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләделәр. Гомумән алганда, төрле дәрәҗәдәге чемпионатларда һәм беренчелекләрдә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 51 спортчы бүләкләр алды.
Агымдагы сезонда Татарстанның автомобиль спорты федерациясе, Россия чемпионаты һәм Беренчелеге этапларын, төбәкара һәм республика турнирларын да кертеп, барлыгы 21 ярыш үткәрде. Бүген республиканың 47 картинг-клубында 1500 гә якын спортчы шөгыльләнә, ә дәресләр Саба районыннан алып Әлмәткә кадәр җиде махсуслаштырылган картодромда уза.
Танатанада районыбызның яшь спортчылары да тәбрикләнде:
Рәсим Йосыфҗанов "Стриж" классы (көмеш призер)
Шаһиев Фидан (бронза призеры)
Галимов Илнар "ВОСХОД" һәм KZ-2 классларында (көмеш призер)
Йосыфҗанов Рәмзил 125 – Б классына (бронза призеры)
Насыйбуллин Данис 125-А һәм "Пилот", “Национальный – Юниор” классларында 1 урын
Тренерлары Динар Дәминов, Рафиль Исрафилов, механик Азат Йосыпов, баш тренер Илгиз Насыйбуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев