Казанда «Динамо – Ак Барс» чирәмдәге хоккей командаларын хөрмәтләделәр. Хатын-кызлар командасы составында якташыбыз Альбина Хәйдәрова да бар
Командалар икесе дә узган сезонда ил чемпионы булды.
«Безнең титуллы ир-атлар командасы илнең Суперкубогын яулады һәм 23 тапкыр Россия чемпионы титулына ия булды. Инде 15 ел дәвамында ил чемпионатында безнең ир-атлар командасына тиңнәр юк. Ир-атлар командасының уңышын кызларыбыз да кабатлады. Алар, көндәшләрен җиңеп, бишенче тапкыр мактау пьедесталының иң югары баскычына күтәрелде. Сезнең җиңүләрегез – югары осталык, тырышлык таләп итүче тренировкалар һәм җиңүгә омтылыш нәтиҗәсе. Сез Татарстанның спорт традицияләрен лаеклы дәвам итәсез», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов спортчыларга һәм тренерларга.
Ул ассызыклаганча, мондый җиңүләр яшьләрне илһамландыра, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштырырга ярдәм итә һәм чирәмдәге хоккейга яңа спортчыларны җәлеп итә.
Беренче итеп Рөстәм Миңнеханов хатын-кызлар командасын бүләкләде. Ул уенчыларга һәм тренерларга рәхмәт хатлары тапшырды.
«Без бу спорт сезонын бик уңышлы тәмамладык. Татарстанның чирәмдәге хоккее югары дәрәҗәдә булуын тагын бер кат исбатлый алуыбыз белән горурланабыз. Бездә – Россиядәге иң яхшы стадион һәм яңа казанышларга әзер булган искиткеч команда», – диде «Динамо – Ак Барс» чирәмдәге хоккей хатын-кызлар командасының баш тренеры Валентина Апельганец.
Ул Рөстәм Миңнехановка Россия чемпионатының алтын медален һәм клубның зур эмблемасын бүләк итте. Команда составында якташыбыз Альбина Хәйдәрова да бар. Ул Сабада яшәүче мәгариф эше ветераны Рузалия Мөхәммәдиеваның бертуган апасы Рамиянең оныгы. «Альбина инде бу спорт төре белән 15 ел шөгыльләнә, аның белән бик горурланабыз.Әле күптән түгел әтисе, абыйлары белән Сабада булып киттеләр. Китапханәдә, музейда булдык, Сабаның матур җирләрен карадык»,- дип уртаклашты Рузалия Әүхәди кызы.
Якташыбызны спорттагы бу җиңүе белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлары күп булсын!
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-dinamo-ak-bars-ciramdage-xokkei-komandalaryn-xormatladelar-5912564
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев