Казанда мөмкинлекләре чикле спортчыларны тәбрикләү чарасында райондашларыбыз да катнашты
Бәйрәм чарасына безнең районнан 10 кешелек делегация барды
Казанда мөмкинлекләре чикле спортчыларның 2024 елда төрле ярышларда катнашулары нәтиҗәләренә багышланган тантаналы кичә уздырылды. Анда безнең районнан 10 кешелек делегация – күбесе республика һәм Россия күләмендәге бәйгеләр җиңүчеләре катнашты.
Чарада район һәм шәһәр командалары арасында ел дәвамындагы күрсәткечләргә бәя бирелде. Чемпионат (өлкәннәр) һәм беренчелек (яшьләр) номинацияләрендә җиңүче булып Саба районы командасы танылды. Кубокларны Татарстан республикасы инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллина тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев