Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кече Кибәче авылы мәчетендә Ифтар ашы узды

Саваплы мәҗлесне туган авылында район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова һәм аның туганнары уздырды

Ифтар ашы авыл имамы Миннегали хәзрәтнең үтемле вәгазе белән башланып китте, аннары Коръән сүрәләре укылып, әҗер-саваплары барлык әрвахларга багышланды.  Табын артына авылда яшәүче һәркем зур кунак булып чакырылган иде. Хәләл, мул ризыклардан өстәлләр сыгылып торды. Табын артында садака акчалары җыелгач, аны Лилия Нургаян кызы улы махсус хәрби операциядә булган туган апасына тапшырды.  Биргән сәдакаларга һәркем өчен тән сихәтлеге, җан тынычлыгы,  ил-көннәрнең тыныч булуын сорап, күмәкләшеп дога кылынды.

 Саваплы мәҗлестә "Тургай" приютында тәрбияләнүче 14 бала да чакырылган иде.   Соңыннан сабыйларның һәркайсына оештыручылар  зур күчтәнәч пакетлары тапшырдылар. Аллаһ кабул кылсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев