Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кече Кибәче авылында яшәүче Өммелхода Сабированы юбилее белән котладылар

Юбилярны район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин, хуҗалык җитәкчесе тәбрикләде.

Өммелхода Сабирова Кече Кибәче авылында дөньяга килә. 1941 елда мәктәпкә укырга керә. “Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан әти Казанга киткән иде, шуннан  үлгән хәбәре килде. Аны Казан зиратына җирләгәннәр. Озак тормыйча әнием дә үлеп китте. Шулай итеп без 3 бала ятим калдык”, - дип елап искә ала Өммелхода апа. Алар 12 яшьлек абыйсы, 2 яшьлек сеңлесе  70 яшьлек авыру әби белән торып калалар. Балаларны ятимнәр йортына җибәрмәс өчен әнисенең энесе үзенә опекага ала, ләкин аны да Бөек Ватан сугышына алалар һәм ул анда хәбәрсез югала. Өммелхода апага белем алырга насыйп булмый. Ул кече яшьтән, ипи паегы өчен таш чыгарырга, урман кисәргә, уракка йөри. 1953 елда Казандагы “Волгастрой” оешмасында эшли башлый. Алар анда су юлы казыйлар. Гаилә корып, кызлары Дания туа. Ләкин катлаулы тормыш юллары аны  иреннән аерып, Челекен якларына китәргә мәҗбүр итә. Монда ул штукатур-маляр булып эшли, яңаданТөбәк егете Нурмөхәммәт белән гаилә корып, 1 кыз тәрбияләп үстерәләр.Кече Кибәче авылына кайтып төпләнәләр. Бүгенге көндә ире вафат, Өммелхода апа кызлары ярдәменә таянып  ялгызы гына яши. Өч оныгы, өч оныкчыгы бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев