Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кече Шыңарда балалар белән балык тоту ярышы оештырдылар

Җәй уртасында, табигатьтә, бигрәк тә елга янында рәхәтләнеп ял итеп була.

16 августта Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Мишә елгасы буенда балалар белән  балык тоту ярышы оештырдылар. Һәрберсе балык тотуда үз осталыкларын сынап карадылар. Балык тоту уңышлы үтте! Балалар  табигатьнең матур күренешләренә сокланып, балык  эләккән саен шатланып, бер-берсе белән ярышып вакыт үткәнен сизми дә калдылар. Ярышта беренче урынны -  Бәхтияр Минһаҗев,  2 урынны - Эльмир Зиннәтов, 3 урынны аяз Гыйльметдинов алды. Иң зур балыкны  Камил Вафин каптырды. Бу балалар өчен  истә калырлык сәяхәт булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев