Кече Шыңар авылында яшәүче Рәхмәтуллиннар 12 сыер асрый
"Ике-өч сыер тотуның гына файдасы юк. Күбрәк булса отышлы”,– ди “Туган як” җәмгыятендә бозаулар караучы Гөлгенә ханым Рэхмэтуллина.
Җирле үзидарәләрнең еллык хисабында шәхси ярдәмче хуҗалыклар эшчәнлегенә зур урын бирелә. Ә җирлек башлыкларының бурычы – тырыш, булдыклы авылдашларына һәрьяклап ярдәм итү. “Җирлектә халыкның күпчелеге мал-туар тирәсендә кайнашып көн күрә. Шәхси хуҗалыкларыбызда 660тан артык эре мөгезле терлек, шул исәптән 300гә якын сыер бар. Хөкүмәтебез мал асраучыларның финанс хәлен җиңеләйтү максатында субсидияләр бирә. Алардан файдаланучылар күбрәк булуына ирешергә тырышабыз. Быел сыерлары, кәҗәләре булган гаиләләр бер миллион сумнан артык субсидия алды”,– ди Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов. Сыер асраучылар исә үзләренең гаилә бюджетын 25 миллион сумлык сөт сатып ныгыткан. Әлбәттә, өстәмә керем чыганагы хезмәт сөюче, тырыш кешеләр өчен. Әйтик, Кече Шыңар авылынннан 2017 елда “Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык” номинациясендә республикада җиңү яулаган Рүзәл Рәхмәтуллин гаиләсе ай саен 100-120 мең сумлык сөт сата. “Бу нигезне иске генә йорты белән 2001 елда сатып алган идек. Шуны кыш торырлык итеп ремонтладык. Авыр чак, колхоз хезмәт хакы түли алмый, Сабантуйга 10 сум акча биргән вакыт. (тулырак район газетасында укыгыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев