Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче Әдһәм абый Ахунҗанов өендә булдылар

27 апрель көнне Чернобыль АЭС һәлакәтенә 36 ел тулу уңаеннан Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче,»Юно армеецлар», Хәрби исәп хезмәткәре белән берлектә «Маяк»җитештерү берләшмәсендәге аварияне бетерүдә катнашкан Әдһәм абый Ахунҗанов өендә булдылар.

Әдһәм абый хезмәте турында сөйләде, ул хәрби бурычын намус белән үтәгән. Без, үз чиратыбызда, аны 85 яшьлек юбилее белән котладык, шигырьләр сөйләдек, истәлекле бүләк тапшырдык. Очрашу ахырында Әдһәм абыйга килүебез өчен рәхмәт белдереп, җир өстендә тыныч күк йөзе, сәламәтлек теләде.Очрашуда Саба дулкыннары телевидениесы да катнашты.

Чыганак : https://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев