Кем алдырган: Яңа ел каникуллары тамашаларын оештыруда җиңүче оешмалар билгеле
Яңа елны бәйрәм иткәнгә дә ике атна үтте. Ләкин, гадәт буенча, аны 13 гыйнвардан 14енә каршы иске стиль буенча да билгеләргә күнегеп беттек.
Яңа елны бәйрәм иткәнгә дә ике атна үтте. Ләкин, гадәт буенча, аны 13 гыйнвардан 14енә каршы иске стиль буенча да билгеләргә күнегеп беттек. Ул – традициягә кергән, рәсми булмаган күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Бүген Сабаның Үзәк чыршысы янындагы мәйданга чыгучыларны Искечә Яңа ел белән район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов котлады. Каникуллар вакытында тамаша арты тамаша оештырып халыкны ял иттергән мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерде. Салкын-буран дип тормыйча, һәр көн боздан ясалган сәхнәгә чыккан үзешчән артистларга, сәнгать осталарына,алып баручыларга, Кыш бабай, Кар кызы булганнарга, әлбәттә инде, китапханәчеләргә инде атна-ун кон ял да тиештер.
Быел оешма-предприятиеләр өчен дә балаларга һәм олыларга чара оештыру графигы расланган иде. Алар уеннарда катнашучыларга бүләкләрне мулдан өләштеләр. Инде оешмалар арасында урыннар да билгеләнде.
Өченче урыннар районара салым инспекциясенә (җитәкчесе Айрат Шәфыйков) һәм “Умырзая” кооперативына (Рамил Гарипов) бирелде.
Икенче урыннарга “Татавтодор”ның Саба филиалы (җитәкчесе Марат Гарипов), “Сабагаз” идарәсе (җитәкчесе Ирек Мөхетдинов) лаек дип табылды.
Беренче урыннарны Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе (җитәкчесе Раил Йосыпов) белән ”Сабагро” җәмгыяте (җитәкчесе Фәрит Нигъмәтҗанов) алды.
Гран-прига “Саба цинк” җәмгыяте (Илшат Хуҗин) лаек булды.
Калган оешмалар кызыксындыру бүләкләре белән билгеләп үтелде.
Бәйрәм киче күңелле уеннар белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев