«Кендек әбисе» Мәрзия апаны хезмәттәшләре котлады
Район үзәк район хастаханәсе коллективы элеккеге хезмәткәре Мәрзия Закированы 90 яшьлек юбилее белән котлады
Мәрзия Фәттаховна Саба Үзәк район хастаханәсендә 1957 елдан 1993 елга кадәр (гомумән алганда, 36 ел) акушерка булып эшләгән.
Ул бирегә Алабуга медицина училищесын тәмамлаганнан соң килә, ул вакытта аңа 24 яшь була. Ул заманнарда әле хастаханәдә врачлар (акушер-гинекологлар) булмый, шуңа күрә бөтен эш акушеркаларга йөкләнә: алар кабул да итәләр, булчак әниләрдә йөклелекне дә күзәтәләр, бала табтыруны да үз өсләренә алалар. Ул вакытта УЗИ һәм башка заманча тикшерү методлары булмый. Барлык эшне акушер үзе башкара.
Мәрзия Фәттаховна 30 ел лаеклы ялда булуына карамастан, хастаханә коллективы аны хәтерли һәм хөрмәт итә. Коллегалары Мәрзия Фәттаховнаны намуслы һәм сизгер хатын-кыз, үз эшенең профессионалы, балалар тууга ярдәм иткән игелекле миссия башкаручы буларак искә алалар.
Чыганак: Саба муниципаль районы сайты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев