Керемнәре тотылган чыгымнарга караганда күбрәк булган.
Былтыр район халкы 1027 миллион литр су кулланган.
Көндәлек тормыш өчен кирәкле уңайлыклар тудыручыларның эшеннән тулысы белән канәгать булып бетү мөмкин түгел. Шуңа күрә күптармаклы җитештерү предприятиеләрендә (алга таба-МПП) еллык хисап җыелышларында һәрвакыт район башлыгы Рәис Миңнеханов катнаша. Сөйләшүгә коммуналь хуҗалык хезмәт күрсәткән авыл җирлекләре башлыклары да чакырыла.
Саба МППсында үткәрелгән җыелышта предприятие директоры Илнур Хәбибуллин сүзне су белән тәэмин итү тармагыннан башлады. Су – иң кирәге, ансыз тормыш юк. МПП 32 скважинага, 7 каптажга, 179 километр үткәргечкә хезмәт күрсәтә. Барлыгы 6225 абонент исәпләнә. Былтыр кулланучыларга 552 мең кубометр су бирелгән. Олы Нырты авылында торбалар, Мамалайда су челтәре алышынган, башнялар ремонтланган, Мәртен каптажының санитар зонасы коймаланган. Быелгы планнарга килгәндә, Сабада һәм Сатыш авылында күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлегенә су кертү, Олы Арташ, Туктар авылларында скважиналарга павильон куеп насослардагы ток ешлыгын үзгәрткечләр урнаштыру планлаштырыла. Район башлыгы су югалышын төгәл анализлау максатында башняларга аерым хисаплагычлар кую мәсьәләсенә дә тукталды.
Җирлекләргә хезмәт күрсәтү белән бәйле тагын бер тармак – каты көнкүреш калдыклары чыгару һәм урнаштыру да көндәлек хезмәт сорый. Сабада моның өчен 143 мәйданчыкта 447 евроконтейнер урнаштырылган. Алардан 2023 елда полигонга 49 мең кубометр чүп чыгарылган. Халыкның мөрәҗәгатен исәпкә алып, былтыр октябрь аенда да урамнарга өстәмә зур контейнерлар куелган. Хәзер авылларда да чүп җыйнауны контейнерлаштыру бара.
“2019 елдан бирле төбәк операторы белән эшлибез. Алар тарафыннан куелган таләпләрне үтәп, уңай чишелеш табып киләбез”,– диде Илнур Хәбибуллин.
Әлеге тармакның керемнәре тотылган чыгымнарга караганда күбрәк булган. Шул ук вакытта зыянга эшләгәннәре дә бар. Мәсәлән, төзекләндерү һәм яшелләндерү тармагы елны минус 271 мең сум белән төгәлләгән. Моның белән Рәис Нургали улы да килешеп бетә алмады.
“Кайсы хезмәттә зыянга эшләнгән: агач кисүдәме, төзекләндерүдәме, кар чыгарудамы, башкадамы? Югыйсә расценкалар Шәмәрдән предприятиесе белән бер бит. Башта үзегез барлагыз. Аннары башкарма комитетның икътисад бүлеге белән берлектә анализлыйсы була. Без өстәмә башкарылган эшкә дә шулай ук түләүне карыйбыз. Минус чыгарга тиеш түгел”, – диде ул.
Моннан тыш канализация челтәре һәм чистарту корылмалары тармагы буенча да предприятиегә бурычлар куелды. Эчә торган суларда елдан-ел селте арта баруы сәбәпле, район үзәгендәге Сабинка елгасының көнбатыш өлешендә (подстанция ягы) урнашкан йортларны канализациягә тоташтыру өчен проект әзерләү турында сүз алып барылды. Җыелыш соңында 2023 елда хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкәннәргә предприятиенең Мактау грамоталары тапшырылды.
Шәмәрдән МППсында хисап чорына анализны предприятие директоры Альмир Шәйхетдинов ясады. Коллективның уртак тырышлыгы белән барысы 105,124 миллион сумлык эш башкарылып, 114,5 процент үсешкә ирешелгән. Елны 2,6 миллион сум чиста табыш белән төгәлләгәннәр. Кулланучыларга 475515 кубометр су сатылган, 4352 Гегакалория җылылык бирелгән, полигонга 68341 кубометр көнкүреш калдыклары чыгарылган. 2023 елда предприятие башкарган күләмле эшләрнең берсе уңайсыз рельефлы Мичәнбаш авылында суүткәргечләр сузу булды. Моннан тыш “Шәмәрдән-2”дә, Тимершыкта аерым урамнарга су кертелде. Көектә су челтәре реконструкцияләнде.
Коллектив ирешелгәннәрдән чыгып, 2024 елда тагын да яхшырак күрсәткечләргә ирешүне максат итеп куя. Мисалга, кулланучыларга җылылык бирүдән 12188 мең сум керем алынса, агымдагы елга 13691 мең сум итеп билгеләнде. Планнарга килгәндә, Шәмәрдән һәм Мичәнбаш суүткәргечләре боҗраланып алыначак. Эзмә авыл җирлегендә су челтәре үткәреләчәк. Герметик коелар ясап, яңа чистарту корылмасын файдалануга тапшыру, полигонның мәйданын киңәйтү күздә тотыла. Канализация-насос станциясен капиталь ремонтлау өчен проектлау эше дә алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев