«КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы төгәлләнде
Район яңалыклары

«КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы төгәлләнде

Әлеге ярышта үз зоналарында беренче урын алган егетләр һәм кызлар командалары үзара көч сынашты.

  Килдебәк һәм Саба урта мәктәпләре базасында  укучылар арасында “КЭС-БАСКЕТ” ярышы булып узды. Әлеге ярышта үз зоналарында беренче урын алган егетләр һәм кызлар командалары үзара көч сынашты. Уеннар бик мавыктыргыч булды.
Өченче урыннны Икшермә кадет - интернат мәктәбе кызлары һәм егетләре командалары яулады. Икенче урында  Саба урта мәктәбе кызлары  һәм Тимершык урта мәктәбе  егетләре командалары. Ә җиңүчеләр булып,  Саба урта мәктәбе егетләре һәм Тимершык урта мәктәбе кызлар командалары билгеләнде. Әлеге командалар ярышның республика этабына әзерләнәләр. Командаларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

 


Нет комментариев