Кешегә җылы сүз һәрчак кирәк. Аеруча инвалидларга, коляскадагы 24 балага...
3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне
Берләшкән Милләтләр Оешмасы 30 ел элек 3 декабрьне Халыкара инвалидлар көне дип игълан иткән иде. Бу – сәламәтлекләре, физик мөмкинлекләре чикле булса да, тормышны яраткан, аның сынауларына бирешмичә яшәүче кешеләргә карата тагын да игътибарлырак булырга чакыручы дата.
Шул уңайдан районыбызда да 1 декабрьдән төрле чараларга бай ункөнлек башлана. Әйтик, спорт ярышларын алсак, алары хәрәкәт мөмкинлекләре чиклеләр, начар күрүчеләр өчен. Бу атнада Кукмарада Нократ Аланы, Саба һәм мәйдан хуҗалары командалары катнашында өстәл уеннары буенча турнир уздырылган да инде. Спортның джакколо, новус, шаффлборд, корнхол, кульбуто, бочче төрләрендә 10 райондашыбыз көч сынашкан. Сабабаштан Нәкыйп Рәхимов, Килдебәктән Илшат Мирзәхмәтов призерлар булганнар. “Физик мөмкинлеге чикле кешеләрнең барысы да йөзә, йөгерә, баскетбол уйный алмаска да мөмкин. Ә менә санап кителгән, күп көч кирәкми торган өстәл уеннарында һәркем катнаша ала”,–диде район инвалидлар оешмасы рәисе Әмин Миңнегулов. Әлеге төр уеннар өчен махсус инвентарьлар кирәк икән. Киләчәктә Сабада да андый мөмкинлекләр тудырылыр дип өметләник.
Районыбызда инвалидлар ункөнлегенә багышлаган чаралар бүген Лесхоз картлар-инвалидлар йортында Әбде үзешчәннәре чыгышы белән башланып китәчәк. Инвалидлар оешмасы идарәсе утырышында сүз планга кертелгәннәрне истә калырлык итеп үткәрү турында барды. Быел август аенда Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте оештырылуга 35 ел тулды. Юбилей елында әлеге категория гражданнарга кагылышлы яңа проектлар гамәлгә куелган. Атна башында үткәрелгән “Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең республика оешмасы” чираттан тыш конференциясе дә шушы темага багышланган. Активистларга җәмгыятьнең “За заслуги ВОИ” медале тапшырылган. Сигез кеше арасында медальнең I дәрәҗәдәгесе белән бүләкләнгән Мәгъсум Галиуллин да бар. Инвалидлар оешмасының элекке рәисе хәзер оештыру эшләре буенча белгеч вазифасына билгеләнгән.
“Җәмәгать башлангычында эшлибез, әллә ни финанс мөмкинлекләре юк. Ункөнлекне оештыруда да спонсорларга таянабыз. Быел “Мөхәммәтшин” хуҗалыгы, “Сабагро”, “СабАгрохим” оешмалары булышлыгын тойдык. Әлеге үрнәк башка оешмалар җитәкчеләренә дә ишетелсен иде”,– диде Мәгъсум Галиуллин.
Инвалидларның яшәү хәленә уңай йогынты ясауда социаль учреждениеләр төрле проектлар белән конкурсларда катнашып откан грантларның да роле бар. Мәсәлән, Лесхоз картлар йортында быел грантка спорт мәйданчыгы төзелде. Тернәкләндерү юнәлешенә килсәк, әлеге максатка социаль-иминият фондлары аша шактый зур суммалар тотыла. Җәмәгать оешмала ры алар белән элемтәдә эшли. Ветераннар советы рәисе Фәнил Ильясов әйткәнчә, быел 1 ноябрьгә 60 инвалидка шифаханәләргә юллама бирелгән, 2443 кеше социаль пакет алган. Бу мәсьәләдә советка районга читтән күченеп кайтучылар да килә һәм аларның ярдәмгә хокуклары торгызыла.
Инвалидлар ункөнлеге барганда сау-сәламәт һәм физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне кискен аерып куйган чикләр юклыгын онытмаска кирәк. Кайчак барысы да минут эчендә үзгәрә: кичә йөгереп йөргәннәр кисәк урын өстенә егыла, фаҗигагә юлыгып аяк-кулсыз калуың да ерак йөрми. Мәсәлән, районда хәзерге вакытта 25 кеше ятып кына торырлык хәлдә. Гомумән, дөньяның куласа икәнлеген истән чыгармыйк. Бәлки сез эшләгән коллективта кемнәрнеңдер якыннары авырудыр. Аларның хәлен белсәгез нинди шатлык булыр иде.
Ункөнлектә социаль һәм мәдәният хезмәткәрләре, табиб-гериатр, терапевтлар инвалидларның өйләрендә булачаклар. “Өлкән буын” проекты кысаларында 65 яшьтән узганнарны поликлиникага алып килү оештырылачак, “Кайнар линия” телефон элемтәсе оештырылачак.
Районда 3941 инвалид (2021 елда – 4022) бар, аларның 80е коляскада гына хәрәкәтләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев