Халык активлыгы – үсештә
Россиядә Җирле үзидарә көне 2013 елдан башлап 21 апрельдә 10нчы тапкыр билгеләп үтелә. Әлеге датаның гамәлгә куелуы 2003-2009 елларда муниципаль реформалар нәтиҗәсе. Шушы кыска гына вакыт эчендә җирле үзидарәләр үз вәкаләтләре чикләрендә мөһим мәсьәләләрне хәл итүче хакимият булып танылдылар.
“Авыл һәм шәһәр җирлекләре Советлары, башкарма комитетлары, халыкка иң якын торып, кеше мәнфәгатьләрен кайгырта. Алар Уставка таянып эшлиләр, муниципаль сайлауларны оештыралар, хокукый актлар кабул итәләр, референдумнарда, җыеннарда кабул ителгән карарларны тормышка ашыралар. Җирле үзидарәләр эшчәнлеге нәтиҗәләрен бәяләгәндә җирлекләрдәге барлык социаль-икътисадый-мәдәни, демографик үсеш индекслары исәпкә алына. Ел саен февраль аенда хисап чорына башкарылган эшләргә нәтиҗә ясала, киләчәккә бурычлар билгеләнә”, – ди Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов.
Башкарма комитетның икътисад бүлегеннән алынган мәгълүматлар җирле үзидарәләрнең эшчәнлеген бәяләү максатыннан уздырылган рейтингта Саба шәһәр, Иштуган, Явлаштау авыл җирлекләренең лидерлар булуын күрсәтә. Әйтик, Явлаштауда халыкның эшлекле активлыгы тотрыклы үсә бара. “Хәзерге вакытта бездә 6 эшмәкәр, 4 крестьян-фермер хуҗалыгы (КФХ) теркәлгән. Техника, төзелеш, чәчтараш хезмәте күрсәтүче һәм башка өлкәләрдә шөгыльләнүче үзмәшгульләр саны да 6 га артып, 29га җитте. Алардан 2021 елда 237221 сум салым керде һәм төзекләндерү эшләренә тотылды. Халык көнкүрештә шәхси ярдәмче хуҗалыгыннан да күп файда күрә. Шуңа да мөгезле эре терлек 2021 елда 15 башка, сыерлар саны 13кә артты. Барлыгы 5060 центнер сөт сатылды. Авылларыбызда 5-7 сыер асраучылар да бар”,– ди җирлек башлыгы Ренат Нуриев. КФХлардан иң уңышлы эшләүчеләр Әхәтовлар булып чыкты. Аларның 351 баш мөгезле эре терлекләре, шуның эчендә 102 баш савым сыерлары бар. Данир Әхәтов 2021 елда гаилә фермасына 25,9 миллион сум грант отып, 130 баш сыерга исәпләнгән торак төзүгә керешкән. “Июнь аена бетерергә иде. Проект буенча торакка ике робот куелырга тиеш. Кызганычка каршы, чит ил җиһазларына санкцияләр кертелү аркасында кыенга туры киләчәк. Шулай да җитәкчеләр ярдәменә өметләр зурдан”,– ди Данир.
Җирлектә аренда торагы төзелеше дә уңышлы гамәлгә ашырыла. Соңгы өч елда шушы программа кысаларында 21 йорт файдалануга бирелгән. Аларда авыл хуҗалыгы белгечләре, укытучылар һәм башка һөнәр кешеләре яши. Шәхси хуҗалык ысулы белән былтыр 7 өй төзелгән. Туган җирендә йорт-җир булдырган кеше – авылның киләчәге. Моннан 10 ел элек кенә Явлаштау җирлегендә хезмәт яшендәге 120дән артык кеше читкә чыгып эшләсә, хәзер андыйлар күпкә кимегән. Авылны төзекләндерүдә якташлары “Акташ” җәмгыяте генераль директоры Газинур Әхмәтовның ярдәме зур. Былтыр Әхмәтовлар Явлаштауның төп урамына һәм авыл зиратына хәтле юлга асфальт юл салдырганнар, ылыслы агачлар утыртылган. “Бу безнең Явлаштау авылы халкы өчен зур сөенеч булды. Гомумән, авылларның үсешенә үз өлешләрен кертүче, социаль-мәдәни чаралар үткәрергә ярдәм итүче иганәчеләребез байтак. 2022 ел бурычларын хәл иткәндә дә халыкның үз инициативасына таяну бурычы тора”,– диде Ренат Нуриев (сез аны Совет утырышы алып барганда күрәсез).
Авыл җирлекләре муниципаль берәмлекләр арасындагы ел саен үткәрелүче республика конкурсларында актив катнаша. 2021 елда бәйге нәтиҗәләре буенча 6 җирлеккә автомобиль тапшырылды, Олы Нырты, Тимершык, Арташ, Шәмәрдән авыл җирлекләре 1,5 миллион сумлык грантка ия булдылар. Җирле үзидарәләр авылда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен кайгыртып, 2021 елда 60 гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаж дип таптылар. “Арендалы торак” программасы буенча 36 йорт, “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” проекты нигезендә 41 шәхси йорт төзелде. Гражданнардан җыелган үзара салым җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә тотылды. Урамнар, чишмәләр, басмалар, зиратлар төзекләндерелде. Сабада, Олыяз, Пүкәл, Шәмәрдән, Сатыш, Иләбәр, Иштуган, Иске Икшермә авылларында балалар мәйданчыклары эшләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев